Айсылу Габдинованың социаль челтәрдәге битеннән
Яшь әни, җырчы Айсылу Габдинованың «Бишек җыры» музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Ул аны улы Арсланга багышлаган.
Яңа җыр тыңлаучыларның күңеленә үтеп кергән. Алар калдырган комментарийлар шул хакта:
«Җырның мәгънәсен ачып, күңелгә үтеп керерлек итеп башкаргансың. Афәрин, Айсылу»;
«Җыр да, Айсылу белән Арслан да бик матур чыккан. Рәхәтләнеп тыңладым»;
«Тын дәрьядай тирән, моңлы, нурлы тавыш. Шулкадәр камил!»;
«Айсылу синең тавышың да, җырың да супер. Уңышлар сиңа».