Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:32, 05.06.2024

Cу коенганда дүрт һинд студенты батып үлгән

Бөек Новгород шәһәрендә дүрт кеше су коенганда батып үлгән. Берсенең мәетен тапканнар, калганнарын әлегә эзлиләр, дип хәбәр итә "112" Телеграм-каналы.

Фаҗига Волхов елгасы аша салынган җәяүлеләр күпере тирәсендә була. Һиндстаннан килгән биш егет елгада су коенырга уйлый, әмма аларның берсен агым алып китә.

Дуслары аны коткарырга ташлана, тик бишесе дә су төбенә китә. Биш егетнең бары тик берсе генә ярга чыга алган.

Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Өлкә прокуратурасы тикшерү уздыра.

Источник: Intertat
просмотров: 72

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.