Социаль челтәрләрдә Казанның «Лазурные небеса» торак комплексындагы фаҗига турында мәгълүмат таралды, дип яза «Казанские ведомости» сайты.
Якынча мәгълүматлар буенча, бер хатын-кыз йортның 37 катыннан егылган, аның мәетен шушы йортта яшәүчеләр тапкан, дип хәбәр итә KazanFirst.
Кыз йорт янындагы койма өстенә үк төшкән.
Mash Iptash Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу хатын монда яшәмәгән, тик шушында яшәүчеләрнең берсенә ияреп, турникет аша кергән. Соңыннан түбәгә менгән, анда төзекләндерү эшләре бара, шуңа ул ачык тора. Эшчеләр аны кире борып чыгарырга теләгән, тик инде бер мизгелдән аны подъезд төбенә, җиргә егыла.