Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:00, 05.06.2024

Кытай генералы Зеленскийны «соңгы украинга кадәр көрәшмәскә» чакырды

Украина Президенты Владимир Зеленский Көнбатышның хәрби ярдәменә бәйле рәвештә, украиннарның яшәү кыйммәте турында уйланырга тиеш. Бу хакта Кытайның Милли-азатлык армиясе генерал-майоры Сю Хуэй әйткән. Бу турында Guancha порталына сылтама белән РБК сайты яза.

Генерал фикеренчә, Украина лидерына шулай ук Украинаның нәрсә өчен көрәшүе, моның ил, Европа һәм дөнья өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында да уйланырга кирәк.

«АКШ Президенты Джо Байден куркыныч сүзләр әйтте. Ул, Украинага ярдәм итәчәкмен һәм соңгы украинга кадәр көрәшәчәкмен, диде. Әгәр сез соңгы украинга кадәр көрәшсәгез, украина халкы нәрсә өчен көрәшә соң?» – дигән Сю.

Кытай Украинадагы конфликтны тыныч юл белән хәл итү яклы һәм 2023 елның февралендә аны җайга салу буенча үз позициясен дә чыгарды. Аерым алганда, документта тыныч сөйләшүләр – конфликтны хәл итүнең «тормышка яраклы бердәнбер ысул» булуы һәм Пекин җайга салуда үз ролен уйнарга әзер булуы әйтелә. Быелның маенда Кытай Киевны һәм Мәскәүне сөйләшүләрне яңартырга өндәде.

Кытай, шулай ук, конфликтта катнашучы ике якка да корал бирү мөмкинлеген кире какты. АКШта һәм ЕСта исә, Украинада куллану өчен Кытайның Россиягә корал бирмәве турында дәлилләр юк, дип әйттеләр. Пекин Көнбатышны да Украина ягына корал бирүдән баш тартырга өндәде, чөнки бу – башка илләрнең дипломатик тырышлыгын какшата.

Июньдә Швейцариядә Украина конфликты буенча тыныч саммит узачак, аңа Кытай да чакырулы, әмма Кытай анда катнашырга планлаштырмый. Кытайның Тышкы эшләр министрлыгында әйтүләренчә, бу саммитта җайга салу буенча 3 мөһим фактор: саммитның Россия һәм Украина ягын да тануы, аларның тигез хокуклы булуы һәм «Украинаның «тынычлык формуласын гына түгел», ә барлык тыныч проектларны да карау исәпкә алынмаячак. Зеленский КНРны башка илләрнең конференциядә катнашуына каршы төшәргә тырышуда гаепләде.

Россия Украина белән тыныч сөйләшүләрдә яңа территориаль чынбарлыкны исәпкә алу яклы.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.