Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:00, 04.06.2024

Казанда «Укрытие» дип язылган меңләгән элмә такта куелган

Казандагы 2 207 яшеренү урыннары кулланылышка тулысынча әзер, аларның 50 процентка якыны күрсәткечләр һәм «Укрытие» дип язылган элмә такталар белән җиһазландырылган. Бу хакта Казан башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсенә сылтама белән "Бизнес Онлайн" сайты яза.

Тирәнәйтелгән биналар гражданнар өчен бер тәүлеккә, ә подваллар 48 сәгать вакытлыча яшеренеп тору өчен билгеләнгән. Шәһәрдә гадәттә, торак йортларның подваллары яшеренү урыны була.

Казандагы күпфатирлы йортларда барлыгы 5 461 подвал бар дип исәпләнә. Аларның яртысыннан азрагы – 2 637се яшеренеп тору өчен яраклы (аерым алганда, нормативка туры килә – 1 кешегә 1 кв. метрдан да ким түгел). Әмма алар арасыннан 430 подвалны әле җиһазландырып бетерергә кирәк. Шулай итеп, 2 207 яшеренү урыны кулланылышка тулысынча әзер. Биналарның 50 проценты тиешле күрсәткечләр һәм табличкалар белән җиһазландырылган инде. Гражданнарны саклау идарәсендә әйтүләренчә, эш дәвам итә.

Яшеренү урыннары турында барлык мәгълүматны да идарәче компанияләрдән һәм бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән алырга була. Подвалларны карап тоту өчен идарәче компанияләр җаваплы.

Казанда күпфатирлы йортларның подвал ишекләрендә «Укрытие» дип язылган такталар апрель аенда барлыкка килә башлады.

Татарстанга инде 5 тапкыр Украина беспилотниклары һөҗүм итте. Май аенда гына да республикада өч БПЛА бәреп төшерелгән. Соңгысы 31 майда, Әтнә районында юк ителде. Чыганаклар ышандырганча, дронда хәрби заряд булмый, аның сәнәгать дроны булу ихтималы бар. Ул еракка оча торган «Лютый» украин дронын хәтерләтә, бу исә Төркиянең билгеле Bayraktar беспилотникларының репликасы.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.