Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:00, 04.06.2024

«Улым белән горурланам» - Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар тормышында куанычлы вакыйга

«Улым белән горурланам» - Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар тормышында куанычлы вакыйга

Җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динарның тормышында бик зур һәм куанычлы вакыйга булган – ул кичә беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында чыгыш ясаган. Динар Д.Вердиның «Травиата» операсында Гастон партиясен башкарган.

«Үземнең хис-кичерешләрем белән уртаклашасым килә. Бүген искиткеч көн, туган көнеммени! Опера театрында минем дебютым булды. Бөтен академик вокалистлар өчен дә бу зур дәрәҗә, куаныч. Барлык вокалистлар да моңа омтыла. Мин моның шулай тиз чынга ашачагын күз алдына да китерә алмаган идем. Әле алга таба укырга, элемтәләр урнаштырырга кирәк булыр дип уйладым.

Анда фантастик кешеләр, театр үзе, солистларга карата мөнәсәбәт. Миңа бик ошады. Аерым рәхмәт минем укытучыларыма һәм миңа терәк булган дусларыма. Мин бүген иң бәхетле кеше», – дип сөйләгән Динар.

Улының уңышлары белән мессенджердагы статусларда Дәниф Шәрәфетдинов та уртаклашты. «Улымны дебюты белән тәбрик итәм. Бик нык горурланам», – дип язды җырчы.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.