Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

10:38, 04.06.2024

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишка белән бергә булу-булмаулары турында сөйләде

Ришат Фазлыйәхмәтов Тәтишка белән бергә булу-булмаулары турында сөйләде

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов соңгы арада социаль челтәрләрдә сирәк күренә. Ул да, аның тормыш иптәше Эльмира – Тәтишка да югалды. «Интертат» бу парның аккаунтларыннан бер-берсенең фотоларын бетереп атулары хакында язган иде. Ришат Фазлыйәхмәтовта да, Эльмираның сәхифәсендә дә парлап төшкән фотосурәтләре күренми. Эльмирада хәтта никах фотолары да бетерелгән.

«Интертат» хәбәрчесе, шалтыратып, Ришатның хәлләрен белешергә булды. Ләкин җырчы бу темага сөйләшмәү яклы.

Ришат югалып тордыгыз соңгы арада, сирәк күренәсез. Хәлләрегез ничек?

Күренәм бит, сторислар куям. Артыгы кирәкми, азрак сагынсын халык.

Быел кайсы район Сабантуйларында җырлыйсыз?

Әйе, Сабантуйлар, чаралар планлаштырган. Тиздән менә федераль Сабантуйга, Йошкар-Олага китәм. Калган Сабантуйлар буенча мәгълүматны әйтмим әле берсенә дә. Татарстан районнарында да, төбәкләрдә дә, күп җирләрдә булам быел, Аллаһ теләсә.

Тәтишка кайда? Бергә төшкән фотоларыгыз да юкка чыкты. Барысы да әйбәтме сезнең?

Куймыйм фотолар, алайса, күз тидерәләр. Бик күрсәтәсем килми.

Эльмира да куймый бит. Сезне яңадан аерылышканнар, дип тә сөйлиләр.

Сөйләсеннәр. Мин бернәрсә әйтмим бу турыда, сөйләшәсем килми. Гаилә темасын язарга кирәкми, бу халыкка кызык түгел.

Теге вакытта зурлап сөйләгән идегез бит?

Әнә шул вакытта чыгардык та, мине нык кына сүктеләр. Шуннан бирле гаилә темасына сөйлисем килми. Нәрсәгә чыгарганмын дип үкендем.

Негатив күп булдымы?

Негатив та килде, рейтингка да тәэсир итте.

Андый хәлләр, кайберәүләрнең рейтингын, киресенчә, күтәреп җибәрә.

Җибәрсен. Гаиләдә булган гаиләдә калырга тиеш. Гаилә ул аерым фронт, эстрада – башка фронт. Кеше аерылганмы, кушылганмы, нәрсәгә кирәк соң ул халыкка? Миңа килешми андый әйберләр. Күбрәк иҗат турында сөйләргә кирәк.

Әйдәгез, иҗат турында сөйләгез әле.

Чаралар, Сабантуйлар инде алда. Яңа җырлар күп җибәрәләр, җырлар сайлыйм. Аранжировкалар эшләтеп, аларны халыкка чыгарырга иде. Әлегә шундыйрак ниятләр.

Күбрәк кайсы авторлар белән эшлисез?

Күбрәк Фирзәр абый Мортазин белән эшлим, ул җырларыма көйләр яза. Шигырь авторлары күп, аерып кына әйтеп бетереп булмый. Киләсе сезонда халыкка ишеттерербез яңа җырларны..

Яңа администратор да алгансыз икән. Ул Эльмира урынында эшлиме?

Администраторыбыз юк иде безнең. Төгәлрәге, бар иде, ләкин читтән генә эшләде, минем белән йөрмәде. Администратор Эльмира урынында түгел, Эльмира ул – продюсер. Яңа администраторны март аенда алдык. Руслан исемле егет, минем уң кулым, төп ярдәмчем.

Ниләр белән шөгыльләнәсез соңгы вакытта?

Авылда. Нигезне карыйбыз, печәннәр чабабыз, бакча эше. Авылда үзегез беләсез инде.

Гел авылда булгач, тавык-чебеш тотмыйсызмы?

Юк инде, кем карый аны. Мин кешегә тавык алып бирәм дә шуның йомыркасын гына ашыйм. Бартер шартларында яшим (көлә). Әнинең сеңлесе – апалар авылда яши бит, йомырка алардан килә, Аллаһка шөкер.

Рәхмәт, яхшы яллар, Ришат.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.