Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:00, 04.06.2024

«Бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига. Канкойгыч сугышның тизрәк тәмамлануын көтәбез»

«Бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига. Канкойгыч сугышның тизрәк тәмамлануын көтәбез»

Башкортстанның Чишмә бистәсендә Украинадагы махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган рядовой, 56 яшьлек Дамир Замановны соңгы юлга озаттылар. Бу турыда «ВКонтакте»дагы «Чишмә районы гәзите» төркемендә язалар.

Дамир Заманов Калмаш, Сәйран, Уразбахты авыллары һәм бистәнең беренче мәктәпләрендә, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә, 48нче һөнәри училищесында физкультура укытучысы булып эшләгән; районның футбол командасы составында районара һәм республика ярышларында җиңүче һәм призер булган. Эшләгән елларында район һәм республика дәрәҗәсендәге грамоталар, «Башкортостан Республикасының иң яхшы физкультура хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнгән.

2023 елның 5 сентябрендә махсус хәрби операциягә киткән һәм, кулына корал алып, пилотсыз очу аппаратлары бүлегендә оператор-сапер вазифасында Рәсәй мәнфәгатьләрен яклаган. Кызганыч, махсус хәрби операция барышында һәлак була.

«Бүген, йөрәк әрнүе белән, кыю якташыбызны соңгы юлга озатабыз. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Без барыбыз да сезнең белән бергә авыр хәсрәт кичерәбез. Бу – безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига. Канкойгыч сугышның тизрәк тәмамлануын көтәбез. Улларын һәм әтиләрен югалткан һәркемгә дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклап, һәлак булган каһарманнарыбызның, махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчыларыбызның исем-фамилияләре мотлак тарихка кереп калачак, дип әйтәсем килә», – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Дамир Борисович, Россия Федерациясе Президенты Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен, һәлак булганнан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Ул, истәлек итеп саклау өчен, мәрхүмнең кызына тапшырылды, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.