Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 04.06.2024

Җырчы Илназ Баһ популярлыкның кыйммәткә төшүе турында сөйләде

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында иҗади гаилә Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова кунак булды. Алып баручы Лилия Кадыйрова: «Элеккеге Илназ популяррак иде, дигән хис юкмы», – дип сорады.

– Популяррак дип… Ул вакытта җайлырак иде, кыйбат түгел иде. Хәзер кыйбат. Гомумән алганда, 1 җырны «кеше итәр» өчен финанс чыгымнары зур. Әле ул 1 җыр гына… Ул җыр, җайлап, сине «кеше итәргә» тиеш бит әле. Бәяләрнең нык үсеп китүе – аранжировка, җырын һәм тавыш яздыру һ.б.

Син бит үзең язасың, уйныйсың...

– Юк инде, аның бит үз кешеләре. Мин уйныйм үзе, «алар кадәр булдыра алмыйм» дип тә, «алар кадәр булдырам» дип тә әйтә алмыйм. Эретеп ябыштыручының үз эше, табибның үз эше бит. Аларга нык ышанып тапшырасың. Һәрберсенең бәясе бар, һәрбер эш өчен түләнергә тиеш. Кайвакытта бәяне ныграк сикертәләр, бәя ягыннан килешеп бетеп булмый.

Әле бит хит кирәк...

– И-и-и хит... Җырлар элегрәк хит иде. Көн дә кеше башына тукып торган җыр хит була инде ул, кая китсен. Ә җыр бер ишетүдә кеше күңелендә калырга тиеш.

Источник: Intertat
просмотров: 83

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.