Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:00, 03.06.2024

«Каһарманлыгы мәңге онытылмас, безнең йөрәкләрдә сакланыр»

Татарстанның Балтач районында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Наил Вафинны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «ВКонтакте»дагы «Рәсми Балтач» төркеме хәбәр итә.

Вафин Наил Мәгъсүмҗан улы 1979 елның 19 июнендә Куныр авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итә.

2022 елның 23 сентябрендә, өлешчә мобилизация кысаларында, махсус хәрби операциягә хезмәткә алына.

2024 елның 15 маенда батырларча һәлак була. Мәрхүмнең җәсәде туган авылына җирләнде.

«Батырның гаиләсенең, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

Наил Мәгъсүмҗан улының каһарманлыгы мәңге онытылмас, безнең йөрәкләрдә сакланыр. Урының җәннәттә булсын, батыр!» – диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 96

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.