Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:27, 03.06.2024

Рината Тейның студиясен басканнар

Рината Тейның студиясен басканнар

Рината Тейның студиясен басканнар. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә сөйли.

«Дуслар, миңа бәла килде. Мин әлегә шокта. Кыскасы, минем студиямне басып чыкканнар», -дип тиз генә әйтеп киткән ул бу хакта сторисларында.

Җырчы полиция чакырткан, хәзерге вакытта видеокамералар аша җинаятьчеләрне ачыкларга тырышалар.

«Мин вокал студиясе ачкан идем. Билгесез кешеләр җиһазларны, аппаратураны урлап чыкканнар. Хәзерге минутларда камераларны карау белән мәшгульбез. Соңрак мәгълүмат бирермен», – диде җырчы, бу хәлгә ачыклык кертергә теләп шалтыраткан «Интертат» хәбәрчесенә.

Источник: Intertat
просмотров: 86

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.