Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:56, 03.06.2024

Май кыраулары нәтиҗәсе: «Үзебездәге җиләк-җимешкә бәяләр күтәреләчәге көн кебек ачык»

Май кыраулары нәтиҗәсе: «Үзебездәге җиләк-җимешкә бәяләр күтәреләчәге көн кебек ачык»

Министрлык вәкиле җавабы

«Быел май ае аеруча салкын булды. Шул сәбәпле, 4, 5 һәм 15 майларда – республикада һава торышы аграрийларны яңадан сынады... Температура -9 градус салкынлык булган урыннар да булды. Бу кырау салкыннары аркасында күпчелек рапс белән чөгендер культураларына зыян килде. 6414 гектар рапс, 1964 гектар шикәр чөгендерен, 2612 гектар уҗым һәм 50 гектар мәйданындагы күпьеллык үләннәрне яңадан чәчү кирәк булды», – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков. Әңгәмәдәш әйтүенчә, күпьеллык үсемлекләргә салкыннарның тәэсире төрлечә.

Министрлык кабат чәчү аркасында килгән зыянны 113 миллион сумлык дип бәяләде.

Май ахырында РФ Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут кыраулар аркасында федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәлләр режимын кертелергә мөмкин булганын белдергән иде. Әлеге көнгә бу режим буенча яңа хәбәрләр юк. 1 миллион гектарда культуралар үлгән, шуларның 850 меңе – бөртеклеләр. 700 мең гектардагы чәчүлекләр зыян күргән. Җиләк-җимешнең өчтән берен югалтканбыз.

Табигать бәласе йогынтысы чыннан да зурмы?

«Август-Агро» компаниясенең җитештерү буенча генераль директоры урынбасары Илнар Харисов та көзге культуралар чәчелгән мәйданнардагы урыннарда урыны-урыны белән өшегән урыннар бар, ди. Аларга никадәр зыян килгәнен әйтергә әле иртәрәк икән.
«Вегетация процессы өчен уртача тәүлек температурасы 5 градустан югары булырга тиеш. Аннан түбәнрәк булганда, алар үсә алмый. Вегетация чоры башлангач, күпме өлеше үлгәнен белеп булачак. Әмма көзге бодай, арыш, рапсның уңышы кимиячәк дип шикләнәбез» – диде ул.

Даими рәвештә алдынгы хуҗалыклар сафын әйдәп барган, елның-елында Актаныш районында иң беренчеләрдән булып урып-җыю кампаниясен тәмамлаган «Актаныш» агрофирмасын да май кыраулары урап узмаган.

Агрофирманың баш агрономы, Татарстанның атказанган агрономы Газинур Әхмәев: «Май кырауларының йогынтысы культуралар үсешендә сизелде инде, өске яфракларын кырау сукты… Арпа, люцерна һәм башка күпьеллыклар зыян күрде, яңадан чәчәргә туры килде. Май башында ук. Арпа иртә чәчелгән иде, суыклар күбрәк иртә чәчелгән культураларга тәэсир бирде. Күпчелек Башкортстан белән чиктәш кырларны кырау алды, чөнки салкын һава торышы ул яктан килде безгә. Кыраулардан соң басуларны микроашламалар белән тукландыруны хуп күрдек.

Быел 12 апрельдә чәчүгә төшкән идек. Безнең сөрем җире 5596 гектар мәйданны били, шуның 4200 гектары – чәчүлекләр. Арпа – 621, күпьеллыклар 905, люцерна – 450 гектар мәйданда чәчелгән. Менә 31 май көнне cенаж хәстәрли башладык. Басуларга төрле ашламалар да кертәбез, чәчүлекләрне бары тик тиешенчә тәрбияләгәндә генә табигатьнең юмартлыгына өметләнеп була.

Иң мөһиме җәй яхшы һава торышы белән сөендерсен инде, нәкъ шул очракта гына мул уңыш алу хакында хыялланып була».

«Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фаил Газетдинов: «Әнәк» агрофирмасының Актаныш, Минзәлә һәм Тукай районнарында 34951 гектар сөрү җире бар, 30894 гектарда чәчү эшләре башкарылып килә. Басуларны дүшәмбе карап чыгуны планлаштырдык. Салкыннар аркасында куркыныч хәлгә дучар булмадык. Тукай районындагы 1105 гектар булган чөгендер басулары да салкыннарны имин генә кичерде. Менә әле сенажга кереп киттек, инде берничә яптык, люцернаны чаптыра башлыйбыз».

Саба районының алдынгы «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зарипов: «Чәчүгә соң чыгу сәбәпле, май кыраулары йогынтысы булмады, Аллаһка шөкер. Быел чәчүгә 8-9 майларда гына чыктык, төрле елда төрлечә чыгабыз. Майның 15дә булган кыраулар да зарар ясый алмады, орлыклар шытым бирмәгән иде әле. Соң чәчүнең файдасы бар икән. Тулаем хуҗалыкның җире 5600 гектар, шуның 1500 гектары – күпьеллыклар, 600 гектар – кукуруз, 2500 гектар – бөртекле һәм калганнары берьеллык культуралар».

Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан Хәмзә Хисмәтуллин 90нчы еллардан бирле фермер булып эшли: «Салкыннарның азмы-күпме йогынтысы булды, әмма зарланырлык түгел. Салкын һава торышы вакытында кәбестәләр теплицада иде әле, бер 10 көн элек кенә чыгарып утырттык ачык җиргә.

Без кәбестәләрне 2012-13 еллардан бирле 13 гектар җирдә үстерәбез. Суны махсус агрегат белән сиптерәбез. Салкыннарга каршы ашламалар кулланып тормадык.

Әле дә суыклар булу ихтималы бар инде, тик кәбестә теплица эчендә генә тамыр җәя алмый… Болай күбрәк соң өлгерә торган сортлар үстерәбез. Чыдамлык буенча әллә ни үзенчәлекле сортлар түгел инде. Сакланышы буенча гына, «сату конвейеры» эшен озынайтыр өчен соң өлгерә торган сортлар яхшы».

Чүпрәле районында урнашкан «Дуван бакчалары» кооперативы рәисе Альфред Хәйруллин: «Бакчачылык тармагын май кыраулары чын-чыннан хафага салды. Бакчаны бит сукалап, киредән чәчеп үстерү мөмкин түгел! Шуңа күрә, уңышка быел зыян булды, әмма бөтенләй җиләк-җимешсез калмасбыз ул. Әле яңарак башка төбәкләрдә йөреп кайттым. Үзебездәге җиләк-җимешкә бәяләр күтәреләчәге көн кебек ачык. Безнең барлыгы 700 гектар җир бар, 190 гектарда алмагачлар, 9 гектарда – бакча җиләге, шуннан соң кура җиләге, карлыганнар.

Кырау алмагачлар чәчәк атуга җыенган чакка туры килде. Яр битендәрәк булган агачларны салкыннар күбрәк «яндырган», ә менә өстәрәк үскәннәре әйбәт сакланган, ахырсы анда җиллерәк булгандыр.

«Виктория» җиләге үскән плантацияләребезнең бер гектарында хәтта 70-90 процент туңган. Икечесендә 50-60 процент…

Әлбәттә, башка еллардагы кебек чит регионнарны да тәэмин итәрлек продукция булмаса да, уңыш җитәрлек булуына өметләнәбез. Шулай ук кура җиләге, кара карлыган үстерәбез бит. Карлыганның 60-70 процент уңышы сакланып калды. Салкыннар килгәнче, берникадәр формалашып өлгерде. Бакчачылыкта ашламаларсыз эшләү мөмкин түгел. Салкыннарга каршы да төрле ашламалар кулланабыз».

Яшел Үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлегенең консультанты Шәүкәт Шәрипов: «Яшел Үзәндә җиләк-җимеш үстерү хуҗалыклары әллә ни зыян күрмәде, хәлләр начар түгел. Шулай да, ни кызганыч, күпмедер уңыш югалтылган инде…

24 гектарда күпләп карлыган үстерү белән шөгыльләнгән Илдар Ситдыйковның крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Май кыраулары тәэсире куркыныч булмаган аның хуҗалыгына. Руслан Омаров, Юрий Спиридонов һәм әле яңарак кына эшен башлаган Лилия Ураскужинаның хуҗалыкларында да тәртип, хәтта яңа гына көздән утыртылган карлыганнары да суыкларга бирешмәгән… Үзем дә агроном буларак әйтә алам – салкыннар бездә үтә дә каты булмады. Безнең басуларда борчаклар әле тишелеп тә өлгермәгән иде ул вакытта».

Шулай ук Кама Тамагында виноград плантацияләре үстерүче Айрат Ямалетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә югалтулары белән уртаклашкан иде. Бүген исә аңа элемтәгә чыктым. «Виноградка 80 процент зыян килде… Нәрсә бар, шуны үстерәбез инде хәзер», – ди ул…

Кабатлана ел саен...

Узган ел да май ае аграр тармак өчен юмартлыгын күрсәтмәгәне истә. Бу җәһәттән былтыр халыкның бәрәңгеләрен, кабакларын һәм ташкабакларын кырау алып, сабаклары караеп төшкән иде. Бакчачылар чын-чыннан җан эрнеше белән бу хакта сөйләгәннәре дә истә… Тик шулай да аномаль суыкларга кеше факторы гына каршы тора аламы?! Алдагы елларда да бу күренеш дәвамлы булса, авыл хуҗалыгы сулышын кысмыйча эшләр өчен табигать шартларына яраклашу туры килер!

Источник: Intertat
просмотров: 81

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.