Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

04:00, 03.06.2024

Пенсиянең тупланма өлешен васыять итеп калдырыр өчен нишләргә?

Пенсиянең тупланма өлешен васыять итеп калдырыр өчен нишләргә?

Пенсиянең тупланма өлешен васыять итеп итеп калдыру турында ТАСС яза.

Тупланма пенсия – ул капитал, аны мирас итеп калдырырга була. Дистәләрчә еллар җыелган акча берничә компоненттан тора: эш бирүче күчергән акча, ирекле кертем, софинаслау буенча дәүләт биргән акча, ана капиталы.

Тупланма пенсия хуҗасы имин картлык өчен акча җыя – элеге түләүләр 19,5 елга бүленә. Кызганычка, кемнәрдер пенсиягә кадәр яши алмый. Бу очракта аларның акчаларын туганнары, хәтта дуслары ала ала. Моның өчен кеше алдан үзе кайгыртып куярга тиеш.

Мирасчыны билгеләү өчен, тупланма пенсия хуҗасы Россия Пенсия фондында яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гади гариза калдырырга тиеш.

Ләкин, эшләп йөргәндә, күпләр бу турыда уйламый. Мәрхүмнең ихтыяры билгеле булмаса, тупланма пенсияне башта беренче буын, аннары икенче буын һ.б. туганнары тигез өлешләп бүлә. Моның өчен туганың үлгәч ярты ел эчендә пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш, юкса мираска хокукны суд аша билгеләргә кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 86

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.