Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 03.06.2024

Тәтешле районында «Хәния Фәрхи көне» узган

Тәтешле районында «Хәния Фәрхи көне» узган.

Ул район үзәгендә Хәния Фәрхи һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланган. Аннары Мәдәният йортында бәйге узган, соңыннан Гала-концерт үткәрелгән.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина килгән тамашачыларны «Безнең Кояшыбызның туган көне!» дип сәламләгән. «Кибеткә керәм – Хәния җырлый, эшкә керәм – Хәния җырлый, машина үтеп китсә – Хәния җырлый. Бу Хәния яши дигән сүз», ди ул.

Фирүзә Ибәтуллина бәйгедән һәм Гала концерттан видеолар куйган.

«Хәния апаның рухы да сәхнәдә булды: без моны белеп, сизеп тордык. Шуңа тамаша көтелгәннән дә уңышлырак килеп чыкты! Кайчак концерттан соң төне буе сәхнәдәге хезмәтеңә бәя биреп чыгасың: менә бу урында болай әйтәсе калган, бу сүз урынлырак булыр иде, ә монысын әйтми калырырга иде, шигырь укыганда бу урында интонацияне болайрак эшлисе иде икән лә... Ахыр чиктә чыгышыңнын бик аз өлеше белән генә канәгать каласың. Ә кичә рәхәтләнеп, «йөзеп» алып бардым. Сәхнәдәге хезмәттәшем-алып баручы Гөлзадә, монда, әлбәттә, синең өлеш әйтеп беткесез! Бер-беребез белән концерт башланырга санаулы гына минутлар кала танышсак та, тамашачылар әйтүенчә, «сәхнәдә аерылгысыз бербөтенгә» әйләндек. Сәхнәдә бер-беребезне күз карашларыннан аңлап эшләдек (бу алып баручылар өчен бик мөһим!). Иҗатыгыз – уңышлы, уңышларыгыз дәвамлы булсын, рухташлар!» – дип язган ул.

Источник: Intertat
просмотров: 95

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.