Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 02.06.2024

«Беркемгә дә булмыйсың». Үчле ир яшь хатынының әтисен, әнисен, апасының ирен ата

«Беркемгә дә булмыйсың». Үчле ир яшь хатынының әтисен, әнисен, апасының ирен ата

Ростов өлкәсендәге хуторларның берсендә 2023 елның маенда фаҗига була. Биредә ир белән хатынны һәм аларның киявен аталар. Әлеге җинаять буенча шул ук авылда яшәүче ир-атны хөкем итәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 14 майда кичке алтылар тирәсендә була. 31 яшьлек Николай бергә яши торган 20 яшьлек хатыны Татьяна белән талаша. Аларның 1,5 яшьлек баласы бар.

«Алар бер өйдә яшәмәде. Николай бер килде, бер китте. Хатын барысын да үзе эшли. Әтисе, тәрбиягә алган анасы, апасы ире белән якында гына яши», – ди гаиләнең танышлары.

Усалланган чакта ул «беркемгә дә булмыйсың» дигән. Николай кабат Татьянага килеп тавыш куптаргач, аны 51 яшьлек атасы, анасы һәм апасының ире Петр яклый. Николай аларны җитди сүзгә чакыра – өйдән читтәрәк урман полосасына барырга әйтә. Татьянаның атасы – 51 яшьлек ир-ат, аның хатыны һәм Татьянаның апасының ире – 32 яшьлек ир-ат сөйләшергә барырга ризалаша.

Биредә Николай пистолет чыгара һәм ут ача. Гаилә башлыгы – 6 бала атасының йөрәгенә пуля эләгә. 33 яшьлек кияүнең башына һәм аягына тия, хатынның күкрәге яралана. Өлкән яшьтәге хатын гына исән кала. Аны хастаханәгә салалар. Ире белән киявен җирләргә ул хастаханәдән чыгып тора.

«Әти игелекле, күңелле кеше», – дип искә ала Татьяна. Әтисе аның кулында үлгән. Әтисенең хатыны – Татьянаның үги анасы. Ул 6 балалы ир-ат кияүгә чыгарга курыкмаган, балаларны үзенеке кебек тәрбияләгән, аны үги ана дип атарга тел әйләнми, диләр.

Мәрхүм Петрның 5 яшьлек кызы, хатыны бар. Хатын авырлы, игезәк балалар көтә. Татьянаның атасының 6 баласы – 3 кызы һәм 3 улы бар, кечесе 5нче сыйныфта укый.

Җинаятьтән соң Николай кача. Аның моңа кадәр хөкем ителгән булуы билгеле. Аны җинаять урыныннан 20 км ераклыкта табалар. Хәзер җинаять эшен тикшереп бетереп, судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

(Исемнәр үзгәртелгән)

Источник: Intertat
просмотров: 81

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.