Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

19:39, 02.06.2024

«Урамнары белән яналар, җил көчле». Авыл халкы уттан куркып дога кыла, өйләренә су сибә

«Урамнары белән яналар, җил көчле». Авыл халкы уттан куркып дога кыла, өйләренә су сибә

Фото: https://t.me/MCHSTYUMEN72, Төмән өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналы

Төмән өлкәсендә Дударева авылында бер урамда йортлар яна. Кешеләр ут аларга җитмәсен өчен дога кыла. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Шаһитлар сүзләренчә, биредә яшәүчеләр өйләренең стеналарына су сибә, җил көчле, авыл халкы уттан куркып дога кыла. Янгын бүген 15.30 сәгатьтә башлана. Ул зур тизлектә тарала. Беренче янгын сүндерүчеләр килгәндә өч йорт яна. Янгын сүндерү эшләре бара.

«Бүген көндезге дүртенче яртыда Төмән районының Дударев авылында Боровая урамында янгын турында хәбәр килде. Хәзер янгын сүндерү эшләре бара. Һәлак булучылар турында белешмә юк», ди коткаручылар.

Фото: © https://t.me/MCHSTYUMEN72, Төмән өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналы

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, йортларның берсе санаулы минутларда янып бетә. Төтен аркасында кояш та, кешеләр дә күренми. Урында янгын сүндерүчеләр эшли.

Бүген Төмән өлкәсендә җилле һава торышы. Шуңа күрә янгыннар саны арткан, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 78

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.