Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

19:00, 02.06.2024

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Җиткән улы булган һәрбер ата-ана ут йотып тора»

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Җиткән улы булган һәрбер ата-ана ут йотып тора»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова Ваһапов фонды оештырган «Яңа татар җыры – IV» бәйгесендә «Исән генә кайтчы, бәбкәм!» җырының премьерасын тәкъдим иткән иде. Артист әлеге җырның үз репертуарына килеп керү тарихын «Интертат»ка да сөйләде.

Бүгенге көндә илдәге вазгыятькә бер генә кеше дә тыныч кына карый алмыйдыр. Бала-чагасы кечкенә булган кеше «ярар, хәере белән бетсен, тиздән үтәр» дип уйларга мөмкин әле. Ә менә уллары армия сафларына барырлык яшьтә булган һәрбер ата-ана ут йотып тора торган заманда яшибез. Мин моны үзем җиткән егетләр әнисе буларак әйтәм.

Дөньялар тыныч булмаганда, кемнең тамагыннан тыныч кына ризык үстен. Көн саен төрле мәгълүматлар килеп тора. Үзебезгә бөтенләй катышы булмаса да, гаиләләргә балаларының гәүдәләре табутлар белән кайтуы кемнең күңеленнән тыныч кына узсын?! Барыбызның да кайгысын бергәләп кичерәбез. Дөньяда баладан да кадерлерәк нәрсә бар? Нәрсә өчен яши кеше?

Бик күп комментарийлар килде бу җырга карата. «Сездән мондый җыр көткән идек», «Сезне тагын да ачар өчен шушы җыр кирәк булган», – дип язучылар да булды. Әлбәттә, тәнендә җаны булган кеше бала турындагы һәр җырны, әсәрне, сүзне җылы кабул итә. Кайбер кешеләрнең йөрәге тынычланып куя, менә нинди җырлар иҗат итәләр, читтә калмыйлар, дип.

Әлеге җырның сүз авторы – Фәнәвис Дәүләтбаев, көен Фәридә Әхмәтнурова язды. Бәйгенең сайлап алу турында мин жюри составында идем. Көй авторы үзе дә бик матур җырлады аны. Үзебезчә гади, матур, дип уйлап утырган идем. Җыр «Ил дәшкән чагында» номинциясендә җиңү яулады. Мин аны, дөресен генә әйткәндә, оныткан да идем инде. Күпмедер вакыттан соң: «Зәйнәб, бу җырны җырламас идегезме, тавышыгызга туры килә дип уйлыйбыз» – дип, оештыручылар тәкъдим иттеләр. Әлеге җыр минем репертуарыма шулай килеп керде.

Җырга, ана белән бала сөйләшүе формасында, җиңел генә итеп берәр матур клип төшерү дә мөмкин булыр иде. Ләкин соңгы вакытта клиплар чыгару бик кыйммәт. Шулай да, бу хакта уйлап карарга кирәк булыр. Күпме клиплар, җырлар булса да, ата-ана – бала темасы – мәңгелек тема, һәм ул һәрвакыт актуаль булачак, – дип сөйләде Зәйнәб Фәрхетдинова «Интертат» хәбәрчесенә.

Источник: Intertat
просмотров: 76

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.