Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:18, 02.06.2024

3-4 июньгә һава торышы һәм ай календаре

2 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +10..+15˚, көндез +25..+30˚ градус.

3 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнчыгыштан 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +25..+30˚ градус.

Кимүче ай, ай Кучкар йолдызлыгында.

Туфракны сукалау һәм йомшарту, яшелчәләрне сугару, ашламалар сибү өчен уңай көн. Агачларның куе ябалдашларын кисәргә була.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.