Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

10:24, 02.06.2024

Ольга Бузованы Уфада ярымшәрә чыгыш ясауда гаеплиләр: «Трусигын да салсын иде»

Ольга Бузованы Уфада ярымшәрә чыгыш ясауда гаеплиләр: «Трусигын да салсын иде»

Ольга Бузова Балаларны яклау көнендә Уфада бик ачык киемнән чыгыш ясаган. Уфадагы «VK Fest» фестивале ачылышында ул, трусикчан чыгып, бәйрәм белән котлый.

Бузова фонограммага җырлаган, җыр сүзләренә авызын туры китерә алмаган. Өстәвенә, Балаларны яклау көнендә шәрә диярлек чыгыш ясады, дип гаеплиләр аны. Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров фикеренчә, фестивальдә бик күп балалар булган һәм аларга «трусикчан җырчыларга карарга иртә». «Ул адекватмы соң?» – дигән Рөстәм Әхмәдинуров.

Мария Шукшина: «Уфа. Балаларны яклау көне. Бузова. Дом-3. Ә Донбасста шундый кием белән күренә аласыңмы?» – дип язган, элегрәк мондый кием охшар өчен мисал булса, хәзер «әхлаксыз, вульгар һәм арзан» дип бәяләгән.

Социаль челтәрләрдә Бузованы гаепләгәннәр. «Трусигын да салырга кирәк иде», «Оятсыз», «Тавышы булмагач, чишенә», – дип гаеплиләр.

Бузованы яратучылар яраткан җырчыларының киемен әхлаксыз дип санамый. Алар фикеренчә, җырчының сәхнә киеме ябык купальник формасында.

«Бу – гадәти купальник. Пляжда стрингларда да йөриләр», «Тапкансыз бәйләнер әйбер», «Фигуристкалар шундый киемдә шуалар, аякларын да күтәрәләр. Бу – башка әйбер», – дип язалар.

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка Бузова чыгышы ошаган. Ул аны 2 июньдә узачак велоузышка да чакырган.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.