Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

12:00, 02.06.2024

Илфат Камалиев якын кешесен югалткан: «Малик абый, Шушма елгаң моңсуланып калды...»

Кариев театры артисты Илфат Камалиевның махсус операциядә якын кешесе үлгән. «Чирмешән районы Әшәлче авылында Малик абыйны соңгы юлга озаттык. Нуруллин Малик Әбелкәрәм улы Украинада СВОда батырларча һәлак булды. Озатырга авылдашлар, туганнар җыелды. Бик кызганыч... Әйе шул, Малик абый, Кулка урманың, Шушма елгаң, тауларың моңсуланып калды... Тыныч йокла, бәхил бул, урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип язган ул.

«Бик кызганыч хәл. Гомерлек яра. Туганнарына, якыннарына бир, Ходаем, сабырлык...»;

«Һай Аллам, яшь кеше түгел бит, ничек алганнар?! Бик авыр хәлләр, барысы бик кызганыч, җаннар өзгәләнә, ни өчен кирәк булды бу каһәр төшкән сугыш?!»;

«Үзе теләп киткән инде ул, җиңеп, исән-сау кайтырмын дип уйлагандыр», – дип фаразлаган берсе.

«Урының оҗмахта булсын, без сине онытмабыз»;

«Мәлик Нуруллин хәрби хәрәкәтләрдә батырларча сугышып һәлак булган. Батыр булган. Ватан чакыргач, илен яклап, авылдашлары, туганнары хөрмәтенә ирешеп, батыр йөрәкле, сабыр солдат булып, яу кырында шәһит киткән. Тормышны да, үлемне дә Аллаһы Тәгалә үзе яраткан. Урыны оҗмахта булсын»;

«Күпме кешенең гомере өзелә, олысын, кечесен, картын, яшен аямый. Я Раббем, туктат бу сугышны, синең кодрәтең зур», – дип язалар Илфат Камалиевның дуслары.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.