Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:19, 01.06.2024

Анастасия Заворотнюкны соңгы юлга озаттылар

Анастасия Заворотнюкны соңгы юлга озаттылар

Бүген Мәскәүдә актриса Заворотнюкны соңгы юлга озаттылар. Ул 5 елга сузылган көчле авырудан соң (яман шеш) вафат булды.

Заворотнюк белән хушлашу Покров монастыренда узган. Фотолардан күренгәнчә, хушлашырга теләүчеләрнең иге-чиге юк. Күпләр Анастасияне «Моя прекрасная няня» сериалындагы төп рольдән белән һәм аны шулай дип атыйлар да. Актриса белән хушлашырга президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков та килгән. Цирк директоры Эдгар Запашный аның тырыш, ихтирамлы булуын һәм кешеләр белән ызгышмыйча эшләвен билгеләп үткән.

«Ул миңа балачакны бүләк итте. Ул – минем өчен «прекрасная няня». Мин килмичә кала алмадым», – дип сөйли хушлашуга килгән бер егет. Ул Анастасия савыга алыр дип өметләнгәнен әйтә.

Татьяна Навка Анастасиянең бик нык авырган чакларында да төшенкелеккә бирелмәгәнен, көчле рухлы булып калганын сөйләгән.

Заворотнюкның табутын монастырьдан алып чыкканда кешеләр алкышлыйлар. Ул Троекуров зиратында, Валентин Гафт һәм Юрий Шатунов белән янәшә җирләнә, дип хәбәр итә Шот.

Анастасия Заворотнюның гаиләсе – кызы Анна, ире Петр Чернышев, улы Майкл үзләрен нык тоталар, дип яза «ШОТ».

Источник: Intertat
просмотров: 55

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.