Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

12:00, 01.06.2024

Данир Сабиров янгыннан зыян күргән күршесе Ирек абыйның яңа йортын күрсәтте

Данир Сабиров  янгыннан зыян күргән күршесе Ирек абыйның яңа йортын күрсәтте

Узган елның октябрендә Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның йорты һәм гараждагы ике машинасы да янып беткән иде. Миләүшә һәм Данир Сабировлар терәлеп торган күршеләренә ярдәм итәргә алынды һәм акча җыю турында игълан итте. Халык Ирек абыйны олыгайган көндә бәла белән берүзен калдырмады, булдыра алганча акчалата ярдәм итте.

Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган: «Кызы һәм оныгы яраланды»

Данир Сабировның тамашачысы аның күршесенә йорт төзергә 1 млн сумга якын акча җыйган

Шушы көннәрдә Данир язылучыларына Ирек абыйның яңа йортын күрсәтте. Йорт 9/15 үлчәмендә кирпечтән төзелгән.

«Сезнең ярдәм белән йорт менә шушы хәлдә, рәхмәт яугыры. Бик күп эшләнде, әле эшлисе дә күп. Менә түбәгә калай көтәбез. Йорт эчендә мунча да булачак», – дип сөйләде артист. Ирек абый бүлмәләрен күрсәтеп, Данирны озатып йөрде.

Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган: «Кызы һәм оныгы яраланды»

Данир Сабировның тамашачысы аның күршесенә йорт төзергә 1 млн сумга якын акча җыйган

Исегезгә төшерәбез: 8 октябрь көнне иртән чыккан янгын Ирек абыйның хуҗалыгын, 2 машинасын юк итте. Гаилә башлыгының үзенә зыян килмәсә дә, бу вакытта аның йортында булган кызы һәм оныгының куллары пеште.

Данир бәла килгән гаиләгә паспорт ясату эшләрен дә кайгырткан. Ул күршеләренә йорт салырга да булыша. Артист сүзләренчә, йорт салып кергәнче, Ирек абый кызының ипотекага алынган фатирында яшәп торачак, дип язган идек.

Источник: Intertat
просмотров: 57

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.