Кинорежиссер Нурания Җамали үзенең 39нчы фильмын чыгарды. Аның «Серле кунак» фильмы шушы көннәрдә «Адымнар» мәктәбендә күрсәтеләчәк. Фильм Алмаз Гыймадиевның «Киләчәктән килгән малай» повесте буенча төшерелгән.
Әлегә фильм берничә кешегә генә күрсәтелде. Алар арасында заказчы булган «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, повесть авторы Алмаз Гыймадиев бар иде. Әлеге берничә кеше арасында мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтова да булды.
«Киләчәктән килгән малай» повесте – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсының «Үсмерләр әдәбияты. Повестьлар» номинациясендә II урын алган әсәр.
Повесть буенча Нурания Җамали фильм төшерә икән, дигән хәбәрне былтыр ук ишеткән идем. Әмма әллә үткән ел яз тиз генә килеп китеп, кыштан соң ашык-пошык җәй башланганлыктан, әллә тагын башка сәбәпләре булган, фильм быел гына төшерелде. Әсәрне укымаган кешеләрнең исенә төшерәм – әсәрдә вакыйгалар яз көне совет иленең 2 зур датасы арасында бара: 22 апрельдә (Ленин туган көн) башланып, 19 майда (Пионер туган көн) төгәлләнә.
Хәзер киемнәрдә дә 90нчы еллар модасы кайты, шул чорны тасвирлаган фильмнар белән мавыгып алуыбызны беләсез. Авыл йортларындагы чормаларда һәм келәтләрдә ул чор киемнәре дә эленеп тора әле – яңартып була. Кыскасы, кул сузымындагы тарих. Фильмда шул якын тарихка бер сәяхәт ясалган.
Сезгә кечерәк кенә спойлер: Альберт исемле үсмер егет, 2014 елда юл һәлакәтенә эләгеп, могҗиза белән 1985 елда уянып китә. Казанда яшәгән һәм Казансу аша Казан Кремленә текәлеп торган «Адымнар» мәктәбендә укыган егет нигәдер авыл йортында уяна. 1985 елгы версия буенча тиктормас Альберт иске ферма башыннан егылып төшкән икән... Әти-әнисе дә үзенеке югыйсә, әмма айтишник әтисе нигәдер комбайнчы, галимә әнисе дә – китапханәче. Мәктәптә кызыл галстуклы балаларның дружина сборы, колхоз басуында суган утырту... Шулай итеп, Алмаз Гыймадиев белән Нурания Җамали тандемы өлкән буынга ностальгия бүләк итсә, 90нчы елларда һәм соңрак туганнарны якын тарихның җылы сәхифәләре белән таныштыра.
Тагын бер спойлер: әлбәттә, яңа гасыр медицинасы үсмергә вакыт аралыкларында югалып калырга ирек бирми – ул кабат үз заманына кайта. Ә нинди уй-хыяллар әйләнеп кайта ул 2024 елга – анысы... менә анысы җитми калды миңа. Фильмны ностальгия өчен генә төшермәгәнсездер ләбаса. Әлбәттә, ностальгия дә кадерле. Ностальгия дигәннән, монда режиссерның, ул чорны бәяләүнең бер ягына да авышмыйча, искиткеч тигез баруын билгеләп үтәсе килә. Ягъни, ул чорга карата сарказм белән бүгенге югарылыктан өстән карау да юк, «их нинди шәп чаклар булган» дип моңаю-сыкрану да салынмаган. Барысы да ничек бар – шулай. Күрсәтелгән вакыйгаларны һәркем үзе теләгән төсләргә күңеленнән буйый ала. Патриотизм кирәкме – рәхим ит! Ихлас балачак уеннарын сагындыңмы – бар алар.
Әлбәттә, балалар аудиториясенә адресланган фильмда 1985 еллардагы сәяси торышка бәйлелек юк. Биредә – чиста ностальгия. Әмма бу гына аз түгелме? Вакыт чоңгылына эләгеп 39 елга кирегә атылган малай бүгенге көнгә нинди багаж белән кайтты соң? Әйе, ул анда гашыйк булды. Ә тагын... тагын нинди вакыйгалар? Ә нинди нәтиҗәләр ясады соң ул? Менә монысы җитмәде миңа – вакыйгалар да җитмәде, нәтиҗәләр дә җитмәде.
Миңа калса, әсәрнең үзенә зур потенциал салынган. Әмма киносценарий 1985 елга ностальгиягә кайтып калган. Аз бу, бик аз!
Төп рольләрнең берсендә – 1985 һәм 2024 еллардагы табип ролендә «Адымнар» мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Динар Шәмсетдинов төшкән икән, ниндидер дәрәҗәдә тарихи караш, күпмедер дәрәҗәдә бәяләмә һәм ниндидер нәтиҗәләр кирәк иде. Бүгенге көн баласы күзлегеннән, әлбәттә.
Ххх
Фильм Казанның Бондаренко урамында урнашкан мәктәбендә (2024 елгы вакыйгалар) һәм Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында (1985 елгы вакыйгалар) төшерелгән.
Шәле авылы мәктәбенең 2 бинасы бар икән. Берсе – башлангыч мәктәпләр белем ала торганы – 1967 елда төзелгән. 12 класс-кабинет, зур спортзал, ашханә бүлмәләре урнашкан әлеге кирпеч бина – 1985 елгы вакыйгаларны төшерү өчен менә дигән локация.
Төп рольдә – Альберт ролендә – Эмиль Исхаков. Аның дустын Алмаз Гарапов башкара. Алар икесе дә – Казан театр училищесының II курс студентлары. Профессиональ артистлардан Фәнис Җиһанша, Муса Камалов һәм Гүзәл Шакировага икенче пландагы рольләр бирелгән. Фәниснең балачагы шул чорда узса, Гүзәл – 80нче елда туган актриса. Ә Муса инде 1985 елгы укытучыны фантазияләп кенә уйнагандыр – яшь әле.
Рольләрдә – «Адымнар» мәктәбе, шулай ук Шәле мәктәбе укытучылары. «Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновка һәм мәктәпнең тарих укытучысы Динар Шәмсетдиновка шактый гына зур рольләр эләккән.
Фильмның сыйфатына килгәндә, бюджеты зур түгел, димәк, зур таләпләр дә куеп булмый. Амбицияләр юк: «юрганыңа карап аягыңны суз» дигәндәй, җыйнак кына команда белән тыйнак кына фильм төшерелгән. Бәлки, бу очракта, мәктәп кысаларында төшерелгән икән, «Серле кунак» фильмын күпмедер дәрәҗәдә укыту-өйрәтү фильмы дип карарга буладыр.
Әйе, милли кинематографка акча бирелми, дип зарланып йөрергә дә була, шул ук вакытта, юкны бар итеп, кино төшерергә була.
- Фильм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме һәм «Адымнар» мәктәбе заказы белән төшерелгән.