Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

07:36, 28.05.2024

Нюша да аерылыша

Җырчы Нюша ире белән аерылыша. Ул Мәскәүнең Хорошевский районы 154нче мировой судына шул хакта гариза биргән. Җырчы Нюша белән бизнесмен, Казанда элек түрә булып эшләгән Игорь Сивов никахын туктатуга гариза килгән, дип яза РИА Новости судның матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Дәгъвачы: Шурочкина Нюша Владимировна, җавап бирүче: Сивов Игорь Вениаминович», — дигәннәр судта.

Гариза 24 майда тапшырылган.

Моңа кадәр ир белән хатын 7 ел никахта яшәгәннән соң аерылышуы турында Starhit язган. Нюша белән Сивов дуслар булып калуын, уртак 2 балаларын тәрбияләвен әйткән.

Нюша ире белән төшкән фотоларын социаль челтәрләрдә алып ташлаган, музыкаль карьерасын башлаган, дип яза «Татар-информ».

Мәскәү, 01.12.2017 – FIFA футбол чемпионаты финал жирәбәсе тантанасында Нюша һәм Игорь Сивов.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов

Нюшаның балдаксыз төшкән фотосы чыккач, Игорь Сивов белән аерылган булырга мөмкин, дигән сүз таралды. Быел гыйнварда Казанда түрә булган Игорь Сивов белән хатыны Нюша аерылганмы? дип язган идек.

Нюша бала табарга җыена: Казан түрәсе аңа Испаниядә йорт алып биргән һәм бала тудыру йортына акча түләгән, дип 2018 елда яздык.

Казан, 24.11.2016 – Дөнья чемпонатына илчеләрне игълан итүдә Нюша һәм Игорь Сивов.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов

Источник: Intertat
просмотров: 78

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.