Календарь

Июль 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

21:00, 25.05.2024

«Әтисе үлгәч, улымның 7 яшендә ак чәче чыкты»: махсус операциядә үлгән офицер язмышы

Илдар Мәҗитов кадр офицеры, танк батальоны командирының кораллану буенча урынбасары булып хезмәт итә һәм берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләрдә һәм контртеррористик операцияләрдә катнаша. Ике тапкыр «Батырлык» ордены кавалеры, хәрби батырлыклары өчен, Кавказдагы хезмәте һәм Сүриядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы өчен медальләр белән бүләкләнә.

Ул Казан танк училищесын тәмамлый һәм чыгарылыштан соң ук, 2009 елда, Көньяк хәрби округына, Чечнядагы гаскәр частена, Калиновская станицасына җибәрелә. Анда барлыгы 14 ел хезмәт итә. Хәрбинең хатыны Альбина Мәҗитова иренең нинди кеше булуы турында сөйләде.

«Без танышканда, миңа – 14, аңа 16 яшь иде. Ул курсант иде, әле яңа гына присяга кабул иткән чагы. Без Казанда аның иптәше аша таныштык һәм 10 ел буе дус булып йөрдек. Бу вакыт эчендә ул өйләнергә һәм аерылышырга өлгерде. Аның белән безнең мөнәсәбәтләр кинәт башланды. Мин очрашып йөргән егетем белән араларны өзгән идем, Илдар ялга кайткан иде. Ул мине Әлмәткә аларга кунакка кайтырга чакырды. Мин аларга аның дус кызы кебек бардым, ә без аның әти-әнисе янына кергәч, ул: «Таныш булыгыз, бу минем кәләшем», – диде. Мин шулчак «ә нишләп әле кәләш булмаска» дип уйладым», – дип елмаеп сөйли Альбина.

«Мондый сынауларны бөтен хатын-кыз да күтәрә алмый»

Гашыйклар 2 ел буе өйләнешә алмыйлар, чөнки Илдар даими рәвештә командировкада була.

Ул вакытта ул өлкән лейтенант, взвод командиры була. «Без һәрвакыт каядыр бара идек: кайвакыт командировка, кайвакыт танк биатлоны, һәм аңа отпуск бирмиләр иде. 2016 елда гына аны ялга җибәрделәр. Без Казанга кайттык һәм шунда ук өйләнештек», – дип сөйләде Альбина.

Шул ук елны Мәҗитовларның улы туа. Альбина офицер хатыны язмышының барлык авырлыкларын кичерергә өлгерә.

«Барлык хатын-кыз да моны күтәрә алмый, частьта балаларын ирләренә ташлап качкан хатыннар да бар иде. Кич белән өйгә кайтып эшли торган шәһәр хәрбиләренә җиңелрәк. Ә ябык хәрби частьләрдә йөргәндә, анда кайвакыт ашарга да булмый, су да булмый, азык-төлек өчен блокпостлар аша сәгать ярым узарга кирәк булганда, бу – бөтенләй башка», – дип авыр сулый ул.

Ләкин геройның хатыны бер тапкыр да төшенкелеккә бирелми, киресенчә, ул Чечняны яратып өлгерә һәм хәзер дә үзенең дус кызларына кунакка рәхәтләнеп бара.

«Тормышым мине тулысынча канәгатьләндерә иде. Анда мин үземне таптым, хәрби частьнең хатын-кызлар советы рәисе булдым, ишегалларын төзекләндердем, балалар өчен бәйрәмнәр оештырдым. Миңа һәрвакыт эшләргә кирәк иде», – ди ул.

«Һәрвакыт яхшыга өметләндем»

2022 елның гыйнварында Илдар батальоны өйрәнүләргә киткәч, Мәҗитовларның яшәү рәвеше үзгәрә.

«Мин, гадәттәгечә, иремне командировкага озаттым. 24 февральдә, телевизорны кабызгач кына, мин махсус хәрби операция башлануын белдем», – дип искә ала ул.

Махсус операция башлангач, Альбина һәм офицерларның башка хатыннары ирләренә мөмкин кадәр ярдәм итәр өчен берләшәләр.

«Беренче атнада алар бөтенләй элемтәгә чыкмады. Мин аннан беренче хәбәрне көтеп яшәгәндә, ни өчендер, бик тыныч идем. Хәтта башка хатыннарны да тынычландырдым», – дип искә ала ул.

Аралашу җайга салынгач, ире вакыт-вакыт өйгә шалтырата. Альбина аннан хезмәттәшләре турында да белә һәм аларның хатыннарына мәгълүмат тапшыра.

«Без беренче көннәрдән үк гуманитар ярдәм җыйдык, ирләр белән элемтәгә кердек. Ул вакытта инде минем машинам бар иде, һәм мин якындагы авылларга йөрдем, гуманитар һәм шәхси посылкалар җыйдым», – дип сөйләде геройның хатыны.

«Стена аша кемнеңдер елавын ишетү җиңел булмады»

Махсус хәрби операция башлангач, ярты елдан соң, Альбина Казанга туганнары янына күченә. Ул вакытта хәл тотрыклылана, һәм иренең частендәге хәрбиләр гуманитар ярдәмгә мохтаҗ булмый.

«Барлык хатыннар тарала башлады. Кемнәр эшли, шулар гына калды. Анда калу авыр иде. Үлем турында беренче хәбәрләр килә башлагач, стена артында кемнеңдер елавын тыңлау җиңел булмады. Бу – шөбһә тудырды. Мин дә иремнең үлемсез булмавын аңлый идем. Мин соңрак Чечняга кайтырга теләдем, ләкин Илдар: «Юк, урыныңда гына утыр. Әгәр берәр нәрсә булса, син туганнар янында буласың», – диде. Мин начар хисләрне куарга тырыштым», – дип искә ала Альбина.

Казандагы иптәш кызларыма үземнең куркуларым турында сөйләгәч, алар «ни өчен шулкадәр борчыласың, кемгә кияүгә чыкканыңны белә идең бит» диделәр. Альбина Казанда аңлаучыларын һәм ярдәмне тоймавын әйтә.

Иремнең гаскәр частенда, танк батальонында, барысы да бер зур гаилә кебек яшәде.

Әгәр берәр офицерның хатыны берәр кая китсә, калган барлык хатыннар аны ашаталар, көнкүрештә аңа ярдәм итәләр иде. Киресенчә, ир китсә, барысы да хатынына ярдәм итә иде. Шуңа күрә кемнеңдер үлгәнен белгәч, бу – шәхси фаҗигә кебек кабул ителә иде. Мин әле дә һәркем белән элемтәдә», – дип сөйләде Альбина.

«Нык бул. Илдар һәлак»

Махсус хәрби операция башлангач, Илдар ялга беренче тапкыр декабрьдә кайта. 1 елдан соң диярлек. Бары тик 15 көнгә генә.

«Ул безгә Казанга килде, без бөтен туганнарыбыз белән күрештек. Бу 15 көн бер мизгел кебек узып китте. Июнь аенда ул кабат кайтырга вәгъдә итте. 8 июнь кичендә мин баланы 1нче сыйныфка әзерлек курсларына алып бардым. Ул вакытта миңа командир урынбасары шалтыратты һәм хатыны һәм улы белән хәзер Казанда булуын әйтте, күрешергә тәкъдим итте. Мин бик шатланып ризалаштым, шунда ук очрашуга киттем. Бүгенгедәй хәтерлим: ул машинасыннан берүзе чыга, мине сәламли һәм: «Нык бул. Илдар һәлак булды», – диде», – дип елады Альбина.

Хатын фаҗига булганнан соң 4 сәгатьтән иренең үлеме турында белә. Илдар белән бергә тагын 3 кеше – аның танкының бөтен экипажы һәлак була. Алар машина янында торганда, аларга HIMARS ата.

Командир урынбасары иренең гәүдәсен алып кайтуны һәм җирләүне үзе оештырачагын вәгъдә итә. Илдарны аның частеннан подполковник үзе алып кайта. Без аны туган авылында җирләү яхшырак дип уйладык. Җирләү йоласы 11нче көнне узды. Ул көнне авылда Сабантуй үтәргә тиеш булган, ләкин аны соңрак үткәрергә карар кылалар. Район башлыгы, хәрби комиссариат кешеләре, танкистлар берлеге вәкилләре килде. Хушлашу тантанасы барлык хөрмәтләүләр белән узды. Ләкин, дөресен генә әйткәндә, мин ул көнне яхшы хәтерләмим», – ди Альбина.

Илдар вафат булгач, тиешле мәгълүмат Украина сайтларында чыга, һәм таныш булмаган кешеләр Альбинага мыскыллы хәбәрләр яза башлый.

«Россия көне иде, һәм мин аларны бәйрәм белән котладым», – дип елмайды хатын-кыз.

«Улымның бер ак чәче барлыкка килде, ә аңа нибары 7 яшь кенә»

Альбина хәзер үз махсус хәрби операция зонасында булган офицерлар һәм аларның хатыннары өчен иң борчылуын сөйләде.

«Җеназада безнең улыбыз да бар иде. Башта ул бармаячагын әйтте һәм өйдә калды, ләкин соңыннан мин аның карарга килеп киткәнен белдем. Күптән түгел мин аның ак чәчен күрдем, ә бит аңа нибары 7 яшь кенә. Улыбыз нык, ул мәктәпкә яхшы укый. Ул – коеп куйган әтисе, хәтта мимикасы да охшаш. Кайвакыт мин аңа карыйм да, йөрәгем тынычлана, чөнки Илдар үзенең бер өлешен улыбызда калдырып китте», – ди Альбина, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Малай әтисе белән бик горурлана, әмма аның турында барлык балаларга да сөйләми.

Ул әтисенә мәңге 34 яшь булачагын, аның офицер, герой булуын һәм Ватан өчен һәлак булуын сөйли. Ул чын ир-ат булып үсә, миңа көн саен чәчәкләр алып кайта һәм авыр сумкаларымны күтәрергә булыша. Мин аның белән горурланам», – дип сөйләде Альбина.

Ул шулай ук Илдарга беренче «Батырлык» ордены ул СВО зонасында булган вакытта ук тапшырылганын әйтте. Әмма аның ире тыйнаклыгы белән аерылып торган, шуңа күрә нинди хезмәтләре өчен икәнен дә әйтмәвен сөйләде. Тиздән һәлак булган геройның хатынына аның икенче орденын тапшыралар. Аңа аны үлгәннән соң тәкъдим итәләр.

«Башка хатыннарга сабырлык телим, хәтта начар хәлләр булса да, яхшылык турында гына уйласыннар иде. Мин Илдарны югалтканнан соң бик нык үзгәрдем. Элеккечә шатлана алмыйм. Безнең гаиләбез идеаль иде, без бер-беребезне бик яхшы аңлый идек. Мин аның белән яшәгәндә балкып тора идем, ә хәзер бу ут сүнде», – диде геройның хатыны.

Фотолар Мәҗитовлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Татар-информ»нан Елена Фенина язмасы тәрҗемә ителде

Источник: Intertat
просмотров: 102

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.