Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

03:00, 18.05.2024

Фотомодель Лилия ирен үтергән

Фотомодель Лилия ирен үтергән

Фотомодель Лилия С. ирен үтергән өчен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 2020 елның 28 ноябрендә Петербургта була. Башта ир белән хатын талаша. Аннары ире Лилия белән дуслашырга тели – ул, арттан килеп, хатынының иңбашына кулын куя. Ләкин шул чакта хатын аңа 2 тапкыр пычак кадый, аннары ир хастаханәдә үлә.

Дзержинск суды кабат эшнең квалификациясен үзгәртә, шул сәбәпле манекенщица иректә кала, дигәннәр Петербург судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Лилияне 2020 елның 1 декабрендә кулга алалар, башта «саксызлык аркасында үтерү»дә, аннары «үтерү»дә гаеплиләр. 2021 елның октябрендә СИЗОдан чыгаралар, Лилия гаебен танымый, тик пычак кадавын кире какмый.

Прокурор аңа 12 ел колония сорый, тик суд хатын-кызның гамәлләрен «саксызлык аркасында үтерү» дип билгели һәм 4 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итә. Ул элеккеге иренең туганнарын 1 млн сум мораль компенсация һәм җирләү өчен чыгымнарга 63,4 мең сум түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 103

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.