Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

19:27, 17.05.2024

«Тиздән соңгы җырын ишетерсез». Танылган җырчыны сөяркәсе кыйнап үтергән

«Тиздән соңгы җырын ишетерсез». Танылган җырчыны сөяркәсе кыйнап үтергән

Петербургта Una төркеме солистын үтергәннәр. 37 яшьлек хатын өчен романтик кичә фаҗига белән тәмамланган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

15 майда кич белән Анастасия Котова Колпинода бергә яши торган 31 яшьлек ире Артем фатирына килә. Ир-ат бик исерек була, талаш чыгара, аннары суга башлый.

«Бергә яши торган ире Анастасияне каты кыйный, аннары хатын хәрәкәтләнми һәм суламый башлаганын аңлагач, полициягә шалтырата. Исерек булуын, аның белән сугышуын әйтә», – дигән сайт чыганагы.

Ир-атны тоткарлаганнар. Җинаять эше ачылган. Артем моңа кадәр 3 тапкыр талау өчен хөкем ителгән.

Анастасиянең үлемен элеккеге егете Глеб Челищев раслаган – ул «ВКонтакте»да Una төркемендә шул хакта язган.

«15 майда Una (Анастасия Котова) фаҗигале һәлак булды. Тиздән сез аның соңгы җырын ишетерсез», – ди ул.

«Мин 18 ел аның бергә яши торган ире һәм продюсеры булдым. Без көн саен шалтыратып сөйләшә идек, иртән һәм кич. Аннары ул 24 сәг челтәрдә булмады. Мин борчылдым, шалтыраттым, телефонны оперуполномоченный алды, барысын да сөйләде. Мин ул Артемны шәхсән белмәдем. Настя аңа җавап кайтар алырлык иде. Ул аннан беркайчан зарланмады. Ни булгандыр – белмим», – дигән Глеб «КП» хәбәрчесенә.

«Сөяркәнең гаебе расланса, аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал», диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 101

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.