Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

19:00, 17.05.2024

Салават Миңнеханов судлаша: «Гаеп ташлагансыз икән, җавап бирергә туры киләчәк»

Салават Миңнеханов судлаша: «Гаеп ташлагансыз икән, җавап бирергә туры киләчәк»

Җырчы Салават Миңнеханов «Эфир» телекомпаниясен судка биргән. Ул аларны гаиләсенә яла ягуда, исемнәрен пычратуда, мәгълүматны тикшермәгән килеш сюжет чыгаруда гаепли. Җырчы бу турыда Телеграм-каналында сөйләгән.

«Дубайдагы ял темасына Гүзәлем белән миңа яла ягарга җөрьәт иткән «Эфир» телекомпаниясе белән суд булды, дуслар. Алар яңалыклар тапшыруында сюжет күрсәттеләр. Хәзер без телекомпанияне Россия Федерациясе кануннары нигезендә җәзага тартачакбыз.

Судны 27 майга күчерделәр. Беләсезме, төп фишка нәрсәдә – «Эфир» телекомпаниясе юристы сүзләренчә, аларда эфирларның архивы 1 ай гына саклана икән.

Ничек инде ул үз гамәлләре, сөйләгән сүзләре өчен җавап тотарга тиешле телекомпаниянең архивы сакланмый? Бу – нонсенс, дуслар. Алар берничек тә җавап бирә, аклана алмый, архивлары, видеолары юк. Ә бездә ул видео сакланды. Без аны телекомпаниягә дә, судка да тәкъдим иттек», – ди ул.

Салават Миңнеханов видеоны үзенә күчереп куйган кешеләр белән дә судлашырга җыена.

«Алга таба бу видеога репост ясаган, шуның белән безнең исемне пычраткан кешеләр дә җавап тотачак. Алар – косметологлар, туроператорлар, ютуб-блогерлар. Бу сорау белән «текә» юристлар командасы шөгыльләнә.

Дистанцион рәвештә, телефон экраны артына качып утырып шундый эшләр белән шөгыльләнәләр дә, җәзасыз калырбыз, дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Кануннар бар, дуслар. Әгәр дә сезнең дәлилләрегез юк икән, сез башкалар турында начар сөйли, аларга гаеп ташлый алмыйсыз. Ташлагансыз икән, кануннар буенча җавап бирергә туры киләчәк», – дигән Салават.

Ләкин Салават Миңнеханов әлеге вакыйганың нечкәлекләренә бирелми, ягъни, исемнәрен ни рәвешле пычратулары хакында сөйләми.

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем Дубайга күченеп киткән Татарстан блогерлары Илүсә Фәләхова белән аның ире Рушан тәкъдиме буенча тур алып, ял итеп кайтканнар иде. Ялның мизгелләрен алар үзләренең сәхифәләрендә күрсәтеп бардылар.

Илүсә белән Рушан аша баштарак шактый кеше ял итәргә өлгерсә дә, соңыннан блогерлар турларның вакытын күчерә башлады. Тур өчен түләгән акчаларын кире кайтара алмаучылар барлыкка килде. Илүсә белән Рушанны мошенниклыкта гаепләп чыктылар, һәм блогерлар бизнесларын ябарга мәҗбүр булуларын хәбәр итте.

Соңрак Илүсә Фәләховага карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. Җинаять эше «мошенниклык» маддәсе буенча алып барыла. Блогер федераль эзләүгә бирелде.

Источник: Intertat
просмотров: 93

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.