Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

16:48, 17.05.2024

Түбән Арбаш егетен соңгы юлга озаттылар: «Рөстәм белән алгы сызыкка кердек, чын дус иде»

Түбән Арбаш егетен соңгы юлга озаттылар: «Рөстәм белән алгы сызыкка кердек, чын дус иде»

Кукмара районының Түбән Арбаш авылында туып-үскән гвардиянең кече сержанты Габдрахманов Рөстәм Мөнир улын соңгы юлга озаттылар. Рөстәмгә 22 майда 36 яшь тулган булыр иде. Аның хатыны — тол, кызы ятим калды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы журналисты Алсу Сәләхетдинова.

Матәм-митингта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин һәм башкалар катнашты.

«Рөстәм Мөнир улының әнисе, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калачак», — диде Азат Гарифуллин.

Хәрби белән саубуллашырга, аның әнисе, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Габдрахманов Рөстәм Мөнир улы туган авылы зиратында җирләнде.

Рөстәмне соңгы юлга озатырга аның белән бер хәрби частьтә хезмәт иткән Андрей Бахтин да кайткан иде.

«Рөстәм белән бергә хәрби хезмәт уздык, алгы сызыкка кердек. Ул үзенең Ватанын саклаучы чын хәрби иде. Аның беркайчан боегып утырганын, нәрсәдәндер куркып калганын белмим. Һәрвакыт тормыш җанлы, позитив булды. Нинди генә хәлдә калсаң да, ярдәм кулы сузарга әзер торучы чын дус иде ул. Мин аның якыннарының авыр кайгыларын уртаклашам. Тыныч йокла, Рөстәм», – дип сөйләде хәрби турында Андрей Бахтин.

«Рөстәм безнең күңелләрдә балкып торучы, якты йөзле, елмаючан егет булып хәтердә калачак. Якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Без сине онытмабыз, Рөстәм», – диде авылдашлары.

Источник: Intertat
просмотров: 95

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.