Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:01, 10.05.2024

Җиңү парадында Путин янында утырган 100 яшьлек ветераннар кемнәр алар?

Җиңү парадында Путин янында утырган 100 яшьлек ветераннар кемнәр алар?

9 май көнне Җиңү парадында Владимир Путин трибунада данлыклы фронтовик, полковник Евгений Куропатков һәм снайпер Александра Алешина арасында утырды.

Евгений Куропатковка 2024 елның 19 июлендә 101 яшь тулачак. Лаеклы ялга ул полковник дәрәҗәсендә киткән.

Евгений Петрович Бөек Ватан сугышында катнашкан, бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган. Сугыш башлангач, ул, курсант буларак, армиягә үз теләге белән китә. Укуны тәмамлагач, егетне фронтка җибәрәләр, анда ул зур сугышларда катнаша – аның дивизиясе Сталинград һәм Ленинградны яклый.

1943 елның июлендә Евгений Петрович фронт сызыгыннан И.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясенә укырга китә. 1948 елда ул Хәрби-диңгез флотының Ракета-артиллерия кораллану идарәсендә хезмәт итә башлый. Уку йортын тәмамлаганнан соң ул утыз елдан артык гомерен Совет Армиясендә хезмәт итүгә багышлый, СССР Хәрби-диңгез флотының ракета-артиллерия кораллануы идарәсендә хезмәт итә. 1977 елда запаска җибәрелә, дип яза «Аргументы и факты».

Путинның икенче ягында снайпер Александра Алешина иде. 2024 елның 21 февралендә аңа 100 яшь тулган. Мәктәптә җиде сыйныф тәмамлагач, ул 1941 елның көзендә, күп кенә укучылар кебек, заводка эшкә китә. Сугыш вакытында Алешина, бомбага тотуга карамастан, Мәскәү янындагы Наро-Фоминскны ныгыта.

Кыз снайпер эше инструкторлары курсларында укыганнан соң аның нәтиҗәләре шулкадәр яхшы була, хәтта аны фронтка җибәрү урынына, яшь снайперларны укытырга дип калдырганнар. Алешина егерме алты снайпер әзерләгән. Александра Семеновнаның Ватан сугышының II дәрәҗә ордены, Жуков медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышы елларындагы батыр хезмәте өчен» медале бар.

Источник: Intertat
просмотров: 190

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.