Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 09.05.2024

«Биш чәчәге – сугыш ятимнәре, ялгыз итәгендә үскәннәр...»

«Биш чәчәге – сугыш ятимнәре, ялгыз итәгендә үскәннәр...»

Җырчы Динә Латыйпова Җиңү бәйрәме уңаеннан социаль челтәрдә үзе язган шигырьне тәкъдим итә.

79нчы Жиңү язы белән!
Әби керде бүген төшемә.
Шул күлмәге иде өстендә.
Искерсә дә ситсы күлмәге,
Бик килешә аның йөзенә.
Ак җирлектә вак-вак чөчкәләр –
Әйтерсең лә махсус чәчкәннәр.
Биш чәчәге – сугыш ятимнәре,
Ялгыз итәгендә үскәннәр.
Шул күлмәктән ирен озаткан
Яу кырына, җиңү яуларга.
Хәтеремдә ел да кайта иде,
Елый-елый, шушы елларга.
Биш сабыен салып итәгенә,
Салкыннарда төреп җылыткан.
Тәмле була иде кәтерги, ди,
Алабута кушкан оныннан.
Ак күлмәген киеп иген иккән,
Көлтә җыйган, суккан арышын.
Еллар авазында ишетә иде
Үзе тарткан арба тавышын.
Ак күлмәген киеп ирен көтте,
Бәлкем әле, бәлкем исән, дип.
Әтиегез кайтып керер төсле,
Шул күлмәгем әгәр кисәм, дип.
Өстеңдәге ситсы күлмәк, әби,
Сугыш елларының ядкяре.
Җуелмасын, ак күлмәгең кебек,
45нең Җиңү хәбәре!
Динә Латыйпова, 9 май, 2024 ел

Источник: Intertat
просмотров: 179

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.