Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:37, 08.05.2024

Фидан Гафаров никахсыз туган кызын 15 яше белән котлап: «Горурмын синең әтиең булуыма»

Фидан Гафаров никахсыз туган кызын 15 яше белән котлап: «Горурмын синең әтиең булуыма»

Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров гаиләсеннән читтә туган кызын туган көне беләп котлап, социаль челтәрдә матур теләкләрен язып калдырган. 76 яшьтәге җырчының кызына 15 яшь тулган. Фидан абый кызының фотосын да күрсәтте.

«Самира Фидан кызы Гафарова 2009 елның 8 маенда дөньяга килде. Бүген минем бердәнбер яраткан кызымның юбилее – 15 яшь. Туган көнең белән, балам!

Сиңа тазалык телим, мәктәптә – уңышлар. Матур һәм горурланырлык бала булып үс. Мин горурмын синең әтиең булуыма! Без сине яратабыз, кызым!» – дип котлаган әти кеше кызын.

Фото: © Фидан Гафаровның «Вконтакте»дагы сәхифәсеннән

«Минутлы яисә сәгатьле теләктән дә бала туарга мөмкин. Кеше үзен контрольдә тота алмый. Эш җенестә дә түгел. Контроль югала, әмма нәтиҗәдә бала туа. Безнең ялгышуыбызга бала гаеплеме? Гаепле түгел», – дип сөйләгән иде ул «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Источник: Intertat
просмотров: 74

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.