Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 08.05.2024

Фирдүс Тямаев кызы турында: «Бик каты елый. Резедага шалтыратырга да куркам»

Фирдүс Тямаев кызы турында: «Бик каты елый. Резедага шалтыратырга да куркам»

Тямаевларның өченче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек. Татар эстрадасындагы популяр гаиләдә быел ике малайлары янына бер кыз да өстәлде. Сабыйга Мәрьям дип исем куштылар. Бәби әкрен генә үсеп килә, ләкин хәзер елый торган чоры икән. Бу хакта, азрак борчылып, «Интертат»ка Фирдүс үзе әйтеп алды.

«Кызыбызга 21 майда ике ай була, Аллаһ теләсә. Ләкин бик каты елый әле. Резедага шалтыратырга да куркам, дөресен әйткәндә. Янәшәсендә ярдәм итүчеләре дә бар, ләкин елаган баланы берни эшләтеп тә булмый бит. Малайлар белән андый проблема булмаган иде, кыз үзен күрсәтә, шаккатмалы.

Үзем гастрольләрдә, бүген төнлә юлга чыгабыз. Балаларны бик сагындым, чөнки өйдән чыгып киткәнебезгә 9 көн була. Мин хәзер өч бала әтисе, гаилә белән күбрәк булырга, киләчәктә алай унар көнгә китмәскә, гастрольләр срогын кыскартырга дип торам», – дип сөйләде безгә Фирдүс.

Источник: Intertat
просмотров: 79

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.