Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

09:29, 07.05.2024

97 яшьлек сугыш ветераны машинада җилдерә – видео

97 яшьлек сугыш ветераны машинада җилдерә – видео

Стәрлетамак районының бердәнбер сугыш ветераны Габдрәшит Әһлиуллин олы яшьтәмен дип тормый – машинасы белән үзе идарә итә. Ветеранның машинада җилдергән видеосын «Безнең Башкортостан» сәхифәсенә урнаштырганнар.

Бу – 7нче машинам инде. 2011 елда алган идем, шуннан бирле йөрим. 30 ел элек алган идем права, Аллаһка шөкер, – дип горурланып сөйли Габдрәшит абый.

«Габдрәшит абыйның гомере һәм язмышы Талач авылы белән бәйле. Ул тормыш иптәше белән 5 кыз һәм 1 ул тәрбияләп үстергән. Шулай ук Габдрәшит абый намазын калдырмый, бакча үстерә, гөрләтеп дөнья көтә», – дип язалар ветеран турында хәбәрдә.

Видеоны караучылар бабайга саулык-сәламәтлек, озын гомер теләгән.

«Исән-сау бул, бабай», «Сөйкемле бабай, исән-имин йөрегез», «Афәрин, бабай. Ләкин иминлек каешын эләктергә кирәк», – дип язалар аңа.

Источник: Intertat
просмотров: 73

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.