Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:36, 06.05.2024

Җырчы Марат Галимов гаиләсендә сөенечле вакыйга - никах туе

Җырчы Марат Галимов гаиләсендә сөенечле вакыйга -  никах туе

Җырчы, композитор Марат Галимов гаиләсендә бик сөенечле вакыйга булган. Аның олы кызы Ралинә кияүгә чыккан.

Кызымны кияүгә бирдек. Аңа быел ноябрь аенда 22 яшь тула. Камил исемле егет белән гаилә корып җибәрде», – дип, шатлыгы белән уртаклашты Марат Галимов. – Иң якыннарыбызны гына җыеп, Казанда матур итеп никахларын уздырдык, чәк-чәкләр, казлар ашадык (көлә).

Киявебез - Казан егете, медицина юнәлешендә укый. Кызым - булачак психолог, шулай ук балалар белән эшли. Икесе дә диндә, намаз укыйлар. Кияү белән элек тә аралашкан, сөйләшкән бар иде. Чөнки Ралинә белән Камил бер сыйныфта укыдылар. Бик тәртипле егет ул, шуңа күңелем тыныч. Ләкин кыз баланы кияүгә бирү дулкынландыра торган вакыйга икән. Яңа кешеләр белән танышасың, башка гаилә белән туганлашасың.

Табыштылар, кавыштылар, калганы инде Аллаһы тәгалә кулында. Алга таба матур, үрнәк гаилә булып яшәсеннәр. Без-әти–әниләрнең бөтен теләге шул.

Август аенда туй итәргә ниятләп торалар, Аллаһы боерса», - дип сөйләде җырчы.

Ралинә белән Камилне чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетегез гомерлек булсын!

Фото: © Ралинә Галимова архивыннан

Фото: © Ралинә Галимова архивыннан

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.