Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

14:00, 06.05.2024

«Яшәргә – өе, йөрергә машинасы бар»: Илсөя Бәдретдиновага Азамат исемле кияү табылган

«Яшәргә – өе, йөрергә машинасы бар»: Илсөя Бәдретдиновага Азамат исемле кияү табылган

Илсөя Бәдретдинованың Арчадагы концертында кызык вакыйга булган. Аңа Азамат исемле кияү тапканнар. Тик кияү концертка үзе килмәгән. Яучы ролен Азаматның 12-13 яшьләрдәге туганы үтәгән. Кыю малай татарчалы-русчалы, бик ихлас итеп сөйли. Халык аның сөйләвеннән үк егылып көлә. Илсөя Бәдретдинова бу кызык вакыйганы сторисларында күрсәтте.

«Минем бар дядя – Азамат абый. Аның сезнең белән жениться итәсе килә. Өе бар яшәргә, йөрергә машинасы бар, исеме матур. Үзе дә матур инде ул, конечно. Выбор синең артта кала», – ди малай, чатнатып.

«Где он?» – дип сорый аннан Илсөя Бәдретдинова, «бар яклап булган» Азаматны күрергә теләп.

«Где? Аңа билет алган кеше юк», – дип, тагын да ныграк аптырашта калдыра артистны малай.

«Тукта! Миңа өйләнергә теләгән Азаматка мин әле билет та алып бирергә тиешмени? Син аңа кайтып әйт. Илсөя апа сәхнәгә чыкты да: «Кая Азамат?» – дип әйтте. Бөтен Арча белән эзләгән, Азамат концертка килмәгәч, югалткан сине, диген. Икенче юлы килсен, яме. Ул андый билетка да акча жәлли торган мужикларны яратмый икән оказывается, дип тә әйтерсең, яме», – дип, кияү егетенә үзенең сәламнәрен юллаган җырчы.

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.