Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

14:27, 03.05.2024

Украина разведкасы вәкиле май аеның хәлиткеч булачагын әйткән

Украина конфликтта ялгызы гына җиңә алмый. Бу хакта Украинаның Төп разведка идарәсе вәкиле Вадим Скибицкий әйтте дип яза «Московский комсомолец» сайты.

«Мин Украинаның конфликтта яу кырында ялгызы гына җиңү мөмкинлеге күрмим. Без Россия гаскәрен чикләргә кире борсак та, бу конфликтны туктатмаячак. Мондый конфликтлар бары тик сөйләшүләр белән генә хәл ителә, – дигән ул.

Разведка вәкиленең The Economist басмасына биргән интервьюсыннан төп фикерләр:

  • Хәзер ике як та «иң отышлы позиция» өчен көрәшә. Әмма эчтәлекле сөйләшүләр 2025 елның икенче яртысыннан да иртәрәк башлана алмый;
  • Украина соңгы чиккә килеп җитте. Хәзер моңарчы булмаганча авыр;
  • Россиялеләр апрель һәм майның безнең өчен иң катлаулы вакыт булачагын һәрвакыт белде, чөнки безнең корал юк;
  • Россия төньяк-көнчыгыштан Харьков һәм Сумск өлкәләре тирә-ягында һөҗүмгә әзерләнә;
  • Харьков белән чиктә булган төркемдә хәзер 35 000 хәрби исәпләнә, әмма аны 50 – 70 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. Бу зур шәһәрне яулап алу өчен «җитәрлек» түгел;
  • Россиялеләр һөҗүме май ахыры, июнь башында булачак. Хәзер Россия армиясе бердәм командованиедә һәм төгәл план белән «тулаем бер тән» кебек эшли.
Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.