Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:41, 03.05.2024

Кар эчендәге тюльпаннар, буран сәбәпле, күрше авыл да күренми - шомырт салкыннары килде

Кар эчендәге тюльпаннар, буран сәбәпле, күрше авыл да күренми - шомырт салкыннары килде

Урта Идел төбәкләре бүген иртән урыны-урыны белән хәтта кышны хәтерләтә. Татарстан, Түбән Новгород, Мари Иленең кайбер якларында хәтта буранлап-буранлап кар яуды.

Карга күмелеп утырган тюльпаннарны Рамай Юлдашев фотога төшереп алган.

Җирдәге яшеллеккә күз салмасаң, чынлап кыш килгән кебек!

«Хәерле җомга иртәсе… Бүген 3 май… Гомер күрмәгән хәл инде бу» дип сөйли-сөйли күрсәткән бу видеоның хуҗасын белмибез – ул ватсап төркемнәрдә таралды. Үләннәр кар эчендә утыра.

«Күрше авыл бөтенләй күренми», дип сөйли ханым.

Казанда минус 2 градуска кадәр суытты. Төньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр җил исте. Җил әле туктамады – урыны белән давыл дәрәҗәсенә җитәрлек җил – секундына 22 метрга кадәр булуы көтелә.

Интернетта исә шаярталар. «Татарча мем» каналында яшьләр «шомырт салкыннары» темасына мем – шаярту ясаган. «Бездә ел саен шомырт чәчәк атканда шулай» дип салкыннарның сәбәбен аңлаткан эткә песи: «Ә сез ни б...ма аны утыртасыз соң?» дип җавап бирә. (Кызганыч, мемны хаталы итеп ясаганнар, менә анысы көлке түгел билгеле).

Фаразларга караганда, 12 майда гына җылыта башлый, әмма инде бүтән кыраулар көтелми. Ә инде чын-чынлап җылыту 20ләрендә генә башлана булса кирәк. Халык сынамышлары буенча да шулай – майның яки беренче яртысы салкын була, яки инде икенче яртысы. Тоташ җылы май беркайчан да булмый. Шуңа да, майның икенче яртысы җылы булыр дип өметләнергә генә кала.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.