Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:29, 01.05.2024

Күрше республикада бер төркем яшьләргә кисәтү ясаган кешене өе янында чәнчеп үтергәннәр

Күрше республикада бер төркем яшьләргә кисәтү ясаган кешене өе янында чәнчеп үтергәннәр

Уфада берничә егет аларга бурычлы кешенең машинасын җимергән. Узып баручыларның берсе аларга кисәтү ясаган. Бу кешегә егетләрнең берсе пычак кадаган, зыян күрүче кан югалтудан үлгән.

30 апрель иртәсендә бер төркем егетләр аларга бурычы булган кешенең ишегалдына килгән. Алар аны сөйләшергә чыгарга чакырган, ләкин ир баш тарткан. Шуннан соң егетләр аның машинасын җимерергә тотына: тәгәрмәчләрен тишәләр, тәрәзәләрен ваталар. Шул вакыт машина хуҗасының күршесе, 34 яшьлек Александр, алар яныннан узып барышлый, егетләргә кисәтү ясый. Озакламый алар сугыша башлый. Нәтиҗәдә, Александрга пычак кадыйлар. Ул кан югалтудан шул урында вафат була.

Һөҗүм итүчеләрне ДПС патруле тоткарлаган. Гаепләнүче Шәрәфетдиновка карата җинаять эше ачылган. Башка егетләр, шул исәптән Шәрәфетдиновка пычак бирүче дә, шаһитлар булып кына санала.

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.