Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:00, 25.04.2024

Күрше төбәктәге авылда яшен суккач, өй, мунча, каралтылар янып беткән

Күрше төбәктәге авылда яшен суккач, өй, мунча, каралтылар янып беткән

Удмуртиянең Солдырь авылында яшен суккач, өй янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Яшен агач өйнең электр бүлгеч тактасына суга. Ул яна башлый. Ут мунчага, каралты-курага күчә.

Фото: © https://vk.com/mchs__russia

43 квадрат метр мәйданга таралган янгынны 10 коткаручы һәм 5 берәмлек техника белән сүндерәләр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында иминлек кагыйдәләрен искәртә:

  • тәрәзәләрне, ишекләрне, морҗаларны ябыгыз;
  • мичкә якмый торыгыз;
  • электр җиһазларын сүндерегез.
Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.