Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

10:23, 25.04.2024

Россия оборона министры урынбасары 1 миллиардтан күбрәк «акчасыз» ришвәт алуда гаепләнә

Россия оборона министры урынбасары 1 миллиардтан күбрәк «акчасыз» ришвәт алуда гаепләнә

Россия оборона министры урынбасары Тимур Иванов Мәскәүдә «Лефортово» СИЗОсында карантин камерасында утыра. Аны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаеплиләр. Дөресрәге, ул инде хәзер элекке урынбасар, чөнки министр Сергей Шойгу Тимур Ивановны вазифасыннан азат итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисенең беренче урынбасары Николай Зуув сөйләгәнчә, Ивановның камерада яшәү шартларына шикаятьләре юк. Ул камерада ялгызы гына утыра.

«Аның сүзләренчә, камерада кирәкле бөтен нәрсә дә бар: телевизор, суыткыч, эчә торган су, урын-җир һәм гигиена кирәк-яраклары. Камерада чиста дип әйтте», – дип сөйләгән Зуев ТАССка. Тимур Иванов балыклы комплекс ашатуларын сөйләгән. Тоткын сәламәтлегенә зарланмый, шулай да табибта булган һәм психологка күренеүне планлаштыра.

Тимур Иванов кимендә ике компаниягә ярдәм итүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, ул аларга Оборона министрлыгы белән килешүләр төзергә булышкан, ә моңа алмаш итеп, үзе аларның хезмәтләреннән бушка файдаланган.

Иванов алган ришвәт бер миллиардтан күбрәк дип исәпләнә. Ул «эше» өчен түләүне акча белән түгел, хезмәт күрсәтү, җиһазлата, милек белән алган. Аерым алганда – йорт төзү һәм үз милкендә булган архитектура һәйкәленә реконструкция ясау белән. Монда сүз Михаил Булгаков романындагы особняк – Чистый прудтагы Волконский-фон-Мекка утары турында сүз бара. Mash Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, бина 1821 елда ампир стилендә төзелгән, аңа 2019 елда реставрация ясала, шуннан соң анда Ивановлар гаиләсе күченә.

Иванов бу хезмәтләрне ООО «Олимпситистрой» хуҗаларының берсе Александр Фоминнан алган. Шулай ук, Фомин да кулга алынган. Моңа алмаш итеп, министр урынбасары компаниягә дистәләгән миллиард суммага килешүләр төзүдә ярдәм иткән.

Тимур Иванов үзенә зур күләмдә «ярдәм иткән» Александр Фоминга 2 дәрәҗә «За заслуги перед Отечеством» II степени орденын тапшыра. 2021 ел

Тикшерү версиясе буенча, Фомин Иванов белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган. Оештырылган төркем составында булып, Ивановка, Бородинга һәм башкаларга милек хезмәте күрсәткән, дип саный тикшерүчеләр. Ягъни, аларны биналарны төзекләндерү һәм реконструкцияләүгә бәйле товарларга, эшкә һәм хезмәт күрсәтүгә түләүдән азат иткән.

Фото: © "База" Телеграм-каналы

Ивановның адвокаты «База» Телеграм-каналына сөйләгәнчә, әлегә бу эштә Иванов яклавында булган ике компания бар. Әмма компанияләр саны артырга да мөмкин. Тикшерүчеләр фикеренчә, бөтен төзелешкә кураторлык иткән министр урынбасары аларга иң күп акча алып була яки иң җиңел объектларны төзеп була торган конкурсларда җиңәргә ярдәм иткән. Әмма тикшерүче версиясе буенча, Иванов моның өчен традицион рәвештә конвертта акча алмаган, ә алардан үзенә бушлай хезмәтләр алган. Мәсәлән, аңа диңгезгә баруны, кунакханәләрне түләгәннәр, сакчылар биргәннәр, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышканнар.

Әмма Ивановның адвокаты фикеренчә, министр урынбасары нинди дә булса йогынты ясый алмаган, чөнки Оборона министрлыгында сатуларның ачык электрон системасы эшли. Димәк, анда контрактка кирәкле фирма басасына беркем дә өметләнә алмый, чөнки һәрвакыт азрак бәя тәкъдим итүче табылырга мөмкин.

Кайбер экспертлар фикеренчә, Ивановны кулга алу аның турыдан-туры җитәкчесе – Россиянең оборона министры Сергей Шойгуга да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Кулга алу инаугурациягә бәйле рәвештә, хакимиятне отставкага җибәрү алдыннан булды.

Тимур Иванов үзенең бик бай яшәве билгеле. Моңа, беренче чиратта, аның хатыны Светлана «гаепле» – ул социаль челтәрләрдә бай тормышлары турында даими постлар урнаштырып килде.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.