Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:00, 22.04.2024

Гүзәл Идрисова-Баһ туганына ярдәм итүләрен сорый

Гүзәл Идрисова-Баһ туганына ярдәм итүләрен сорый

Җырчы Гүзәл Идрисова-Баһ социаль челтәрдәге сәхифәсендә кече туганы Сөмбелгә ярдәм итүләрен сорый.

«Сөмбел туганыма ярдәм кирәк. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән кирәкле сумманың яртысы җыелган инде. Әйдәгез, Сөмбелгә әти-әнисенең тавышын ишетергә ярдәм итик. Ярдәм итү өчен Сөмбелнең әтисе Рушанның телефоны – +7 986 918 41 77, әнисе Зәлия Юнысова – +7 919 692 00 89», – дип язган җырчы.

Шулай ук Гүзәл Идрисова «Эфир» телеканалында чыккан сюжетны да куйган. «Сөмбелгә май анда 2 яшь була. Карап торышка ул сәламәт, бәхетле бала кебек. Тик баланың муенына махсус трубка куелган. Ул – трехеостома, бала аннан башка сулый алмый диярлек. Әнисенә трубканы көненә 30-50 тапкыр чистартырга туры килә. Шул ук вакытта Сөөмбелнең 5 яшьлек апасына да игътибар кирәк, ул балалар бакчасына йөрми, чөнки ярамый. Гаиләнең иң нәни әгъзасы гади генә вирусны да авыр кичерә. Сөмбел трубка аркасында сөйләшә дә алмый, хәзер ишетми дә башлаган. Аларга Мәскәүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткәннәр. Операциянең бәясе – 2 млн сум. Гаиләдә бары тик әти кеше генә эшли», – дип сөйли журналист.

«Нәрсәдән икәнен дә белмәдек, генетиканы да тикшерттек, анда барысы да яхшы. Салкын тигәннән дип әйтәләр», – дип сөйләде нәни Сөмбелнең әнисе Зәлия Юнысова.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.