Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева театр сәхнәсенә чыккан иң кечкенә сабыйларны күрсәтә. Алар – аның улы – 2 яшь тә 7 айлык Айхан һәм актерлар Алинә һәм Алмаз Гәрәевларның 1 яшь тә 2 айлык кызлары Зөләйха. Артисттан артист тумый кем тусын диярсең – «Зәңгәр шәл» спектаклендә шушы кечкенә сабыйлар да рольгә кереп, күмәк күренешләрдә тыпырдап бииләр.
«Ике яшьлек Айхан академия театрында беренче тапкыр баш ия. Әлеге спектакльдә уйнаучы иң кечкенә балаларга 1 яшь тә 7 ай», – дип яза Гүзәл Гюльвердиева.