Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

04:00, 19.04.2024

Хатын-кызның кабыргадан яралтылганлыгын беләбез. Ир заты ничек барлыкка килгән?

Хатын-кызның кабыргадан яралтылганлыгын беләбез. Ир заты ничек барлыкка килгән?

Җәмәгать, хатын-кызның ир-ат кабыргасыннан яралтылганлыгын беләбез. Ир заты ничек барлыкка
килгән икән соң?

Уйлап-уйлап йөрдем дә, җавабын таптым мин моның. Кодрәт иясе ир кешенең сынын ясарга үзенең яшь ярдәмчеләренә кушкан булырга тиеш. Яшь-җилкенчәк эшне җиренә җиткереп башкармый бит инде ул. Болар,
шаяра-көлә дигәндәй, елга ярындагы кызыл балчыктан ир затының сынын ясаганнар. Баш эченә ми салып калдырыр вакыт җиткәч, җиде кат күкләрдәге складтан баш мие алып төшәргә иренгәннәр. Елга төбендә яткан 1 тиен зурлыгындагы амёбаны күргәннәр дә, шуны дөньялыкта ир заты булачак сынның баш эченә тыгып калдырганнар. Игътибар итсәгез, ир-ат бөтен холыкфигыле белән амёбаны кабатлый. Мәгълүм булганча, амёба бер күзәнәкле, шулкадәр дә ялкау һәм битараф организм. Ул 1 минутка көчкә-көчкә 0,2 миллиметр ара уза. Ир заты да артыннан тибеп җибәрмәсәң кузгала алмый, бер эш рәтен дә белми. Ләкин бер эшне яхшы белә: «ашарга кайчан әзер була?» дип кычкырырга оста. Ашый да йоклый. Йоклаган чагында инфузория килеп төрткәли моны. Инфузориясе дә бер күзәнәкле миңгерәү шул. Амёба әкрен генә уратып-кочаклап ала инфузорияне. Кочаклашкач үрчеп китәләрдер, дип ялгыш нәтиҗә чыгара күрмәгез. Амёба үрчү турында уйламый да, әйтәм бит, йоклый.

Кытайда, Һиндстанда, Урта Азиядәге башка илләрдә «Демография» дигән программа гомумән дә юк. Ана капиталын хатын-кызларга түгел, ир-атларга бирә башларга кирәк, дип уйлап торам әле. Безнең ир-ат амёбалар бераз селкенә башламас идеме икән, дим. Тик, шикләнеп тә куйдым, чөнки амёбаның акчаны эчеп бетерүе ихтимал.

Кайбер амёбалар дулкынга эләгеп яки инфузориясе булышлыгында югарыга күтәрелү бәхетенә ирешә. Югарыга күтәрелгән амёба үзенең бер күзәнәкле организм икәнлеген оныта, мин-минлек чиреннән саташа башлый. Елга төбендә калган кардәшләре аңа инде микроблар булып кына тоела.

Хәрәкәтчәнрәк инфузориянең амёба кочагыннан чыгып китүе өчен әллә ни кадәр вакыты бар. Ләкин ул чыкмый, амёбаны котыртып-хисләндереп һаман төртенә. Гаилә корган кешеләр белә инде төртешүнең ни белән тәмамланасын. Иң мөһиме – амёбага «ник кочакладым?», ә инфузориягә «ник төртендем?» дип үкенергә калмасын. Кавышып яратышып кочаклашула-ры гомерлек булсын.

Кайбер инфузорияләр төртенгәләп йөрүне генә хуп күрә, амёба кочагында яшәүне кирәк санамый. Хәер, еллар узгач, ялгышканлыкларын аңлыйлар, ләкин соң була инде. Инфузория матур башмакчаларын киеп, очрашуларга бик барыр иде дә, тик инде чакыручы, күз кысучы юк. Кечкенә инфузорочкалар үсеп җиткән. Инфузория бикәләр, гафу итегез, извините, аймсорри!

Амёбаның акрын кыймылдаганын әйттем бит. Моның өстенә тәвәккәлсез дә бит әле ул. Инфузорияләре акыл биреп, үсендереп яки камчылап тормаса, амёбалар зур эшләргә дә тотынмый, авырып китсә, даруын да эчә белми хәтта. Баш миебез бер күзәнәкле амёба булса да, инфузорияләрне кадерләп һәм хөрмәтләп яшәргә тырышыйк. Чөнки инфузорияләрдән башка безнең эш харап.

"Чаян" журналыннан. Дамир Бәдриев

Источник: Intertat
просмотров: 85

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.