Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:00, 10.04.2024

«Әни, мин тере килеш черим бит». Әни кеше 21 яшьлек кызы үлемендә табибларны гаепли

6 февральдә Коминың Эжвин хастаханәсендә 21 яшьлек Диана вафат була. Ноябрьдә аның венасына стандарт операция ясыйлар. Шуннан аның хәле бик начаралана. Моңарчы беркайчан да сәләмәтлегенә зарланмаган кыз 2 ай эчендә үлә. Әнисе, табиблар хата ясады, дип саный. Ул тикшерү эшләре башлауга ирешкән. Бу турыда «АиФ» яза.

Диана – гаиләдә кече бала. Аны барысы да ярата. Әнисе сүзләренчә, ул үзе өйне, гаиләне ярата. Маркетплейста эшли, буш вакытында иҗат белән шөгыльләнә. Китап укырга ярата.

Тик аның бер борчуы була – аягында венасы чыгып тора, аяклары авырта башлый. Шуннан соң хастаханәгә мөрәҗәгать итәләр. Кардиодиспансерда планлы операция була.

Кызы үлгәч, әни кеше Тикшерү комитетына яза. «13 ноябрьдә кызым кардиоүзәккә венасын алдыру өчен планлы операциягә ятты. Сәламәт иде. 14 ноябрьдә операция аркасына наркоз белән булды. Анестезиолог дүртенче тапкырдан гына тишкән. Операциядән соң кызымның башы авырта башлады. 17 ноябрьдә Диананы хастаханәдән чыгардылар. Башы наркоздан авырта, бер атнадан узар, диделәр. 24 ноябрьдә авырту бетмәде, башы әйләнә башлады, хәле китте, температурасы 38,8 градус булды. 1 декабрьдә хәтере югала башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакырдык. «Кызымның башы белән нидер булды» дигәнемне беркем ишетмәде. Кемдер «ОРЗ», кемдер «пневмония» диде. 11 декабрьдә аны Эжвин хастаханәсенә алып киттеләр. Пневмония расланмады. Өйгә кайтарып җибәрделәр, неврологка да күрсәтмәделәр. Хәтере начарлана барды, саташу халәте башланды», – ди ул.

16 декабрьдә Диананы хастаханәгә салалар. Аның температурасы югары була. «Ашыгыч ярдәм» белән аны венасына операция ясаган кардиоүзәккә алып баралар. Табиб аякта бар да нормада булуын әйтә. Диананы Эжвин хастаханәсенә алып кайтып салалар.

19 декабрьгә каршы төндә Диана янында әнисе куна. Кыз төн буе йокламый, иртән йоклата торган укол кадыйлар, аннары наркоз ясап пункция ясарга алып китәләр. Шуннан соң ул 3 атна комада ята. Комадан чыкканда, бөтен җирендә көпшәләр була.

«Реанимациядә кызымның трахеясын тишкәннәр, 2 тапкыр ашказанын тишкәннәр. Тишә алмагач, кискәннәр. Көпшәләр аша бара торган азык корсагына чыккан, сирәк эшкәрткәннәр. Эче сасы иде. Кызым елады да елады. «Тере килеш черим бит», – дип язды. Табиблар, бар да контрольдә, диде. Кызым начаралана барды, коткаруларын үтендем. Санавиация белән республика хастаханәсенә илтәбез, диделәр, илтмәделәр, скайп аша гына күрсәткәннәр», – ди әни кеше.

Диана гомеренең соңгы көннәрендә үз аңында була, барысын да белеп ята. Елый. Ни өчен корсагы киселгән һәм эче черүен, ни өчен муенында тишек һәм көпшә булуын сорый.

«5 февральдә Диана елмайды да хәтта. 6 февральдә иртән языштык. 40 минуттан ул үлде. Шундый яхшы, гаепсез кыз баланың табиблар хатасы һәм ваемсызлыгы аркасында үлүе аяныч. Кызымның үлемендә гаеплеләрне җәзага тартуыгызны сорыйм», – дип яза әни кеше Тикшерү комитетына.

Табиблар, кызның йөрәге туктады, дигән. Үлем турында белешмәдә 3 диагноз күрсәтелгән: үпкәләр эмболиясе, аякларда тирән кан тамырлары тромбозы һәм энцефалопатия.

Диана үлгәч, туганнары прокуратурага, Тикшерү комитетына, иминият компаниясенә, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорый. Прокуратура хәбәр иткәнчә, кызга медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтмәү турында мөрәҗәгать каралган, кызның мәете Эжвин моргына тапшырылган.

Сәламәтлек саклау министрлыгы җавабында әйтелгәнчә, Диана Т. исеменә беренчел медицина документларын «ведомство контролен оештыру максатында» Эжвин хастаханәсеннән соратканнар. Хастаханә документларны судмедэкспертиза бюросына тикшерү өчен тапшырылуын хәбәр иткән. «Беренчел медицина документациясе булмау сәбәпле, әлеге вакытта тикшерү оештыру мөмкин түгел», – дигәннәр ведомствода.

Иминият компаниясе хәбәр иткәнчә, Эжвин хастаханәсендә һәм Кардиология диспансерында медицина ярдәме сыйфатына экспертиза ясалган. Икесенә дә «медицина документациясен бирмәгән өчен» штраф салганнар. Документлар җитешмәсә дә, иминият компаниясе медицина ярдәме күрсәтүдә – амбулатория этабында – кагыйдә бозулар ачыклаган.

Тикшерү комитетында җинаять эше ачылу турында хәбәр иткәннәр.

Источник: Intertat
просмотров: 73

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.