15 февраль – Татар филармониясе өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен дә әһәмиятле дата. Бу көнне легендар җырчы, исеме дөнья күләмендә танылган, миллионлаган тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров туган. Быел аңа, исән булса, 90 яшь тулган булыр иде.
Ярты гасырдан күбрәк иҗат гомере дәвамында мәшһүр җырчыбыз зур концерт эшчәнлеге алып барды, Россиянең һәм Советлар Союзының бик күп калаларында, союздаш республикаларда, чит илләрдә гастрольләрдә булды. И. Шакиров концертлары һәрчак зур уңыш белән узды.
Асыл җырчыбызның искиткеч зур репертуары татар халык җырларыннан, бик күп татар композиторлары әсәрләреннән тора иде. Халык җәүһәрләре булган җырлар белән рәттән, ул классиканы да җырлады, романсларны яратып башкарды. Шулай ук татар тамашачысы рус, казах, үзбәк, әзәрбәйҗан, каракалпак, башкорт һәм башка халыкларның җыр сәнгате белән И.Шакиров жырлары аша танышты.
Илһам Шакиров 59 елдан күбрәк гомерен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җырчысы булып, милләтебезгә армый-талмый хезмәт итте.
2002 елдан башлап бүгенгә кадәр филармониядә бөек җырчының туган көненә багышланган концертлар уздырыла. 2017 елга хәтле Илһам Шакиров аларда үзе дә катнашып килде.