Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

08:00, 12.11.2024

6 бала анасы, балаларын кызына калдырып, ире артыннан махсус хәрби операциягә киткән

6 бала анасы, балаларын кызына калдырып, ире артыннан махсус хәрби операциягә киткән

6 бала анасы Хулкар Ойдинова, балаларын олы кызына калдырып, ире артыннан махсус хәрби операциягә киткән. Бу хакта «SHOT» Телеграм-каналы яза.

Ирле-хатынлы Ойдиновлар Үзбәкстаннан. 2022 елдан алар икәү махсус хәрби операциядә хезмәт итәләр. Башта хәрби операциягә үз теләге белән Владивостоктан Хулкарның ире киткән. Ай ярымнан соң аны сакларга, күз-колак булырга дип 6 баласын һәм бизнесын ташлап хатыны да ире янына китә.

Әлеге адымга баруны Хулкарга төштә мәрхүм каенанасы киңәш иткән булган. Интервьюда ул төштә кайнанасын күрүен һәм ул аңа улына ярдәм итүне, аның янына баруны сорады дип сөйли.

Хулкар махсус операциягә киткәндә аларның иң кечкенә балаларына 8 ай гына була. Ойдиновлар гаиләсендә барлыгы 6 бала, хәзер алар 23 яшьлек олы кызлары карамагында. Аның үзенең дә ире һәм 2 баласы бар.

Бүген Хулкарның балалары аның олы кызына әни, ә Хулкарның үзенә әби дип дәшә. Аның моңа бераз күңеле төшсә дә, ул үзенең төп бурычы дип 26 ел бергә булган ире янында булуны саный.

«Без монда күпме кеше белән таныштык, күпме дуслар таптык, күпме кешеләрне ашаттык. Мин монда ирем белән булуыма бәхетле, аның янында булган һәрбер көн – бәхет», – дип сөйли ул интервьюда.

Источник: Intertat
просмотров: 541

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.