Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 11.11.2024

«Бала кая?» – Авыл хатыны мунчада бала тапкан һәм сабыйны кер машинасына салып калдырган

«Бала кая?» – Авыл хатыны мунчада бала тапкан һәм сабыйны кер машинасына салып калдырган

Фото: Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе, https://vk.com/su_skrf

Чиләбе өлкәсендә яшәүче хатынны яңа туган баласын үтерүдә гаеплиләр. Хәзер ул хастаханәдән чыккан. Сабый мәетен мунча алдындагы бүлмәдән тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

5 ноябрьгә каршы төндә Сулея бистәсендә 32 яшьлек хатын мунчада бала тудыра. Ул баланы үтерергә карар кыла. Сабыйны пакетка сала һәм кер юу машинасына куя. Кер юу машинасы салкын мунча алдындагы салкын бүлмәдә тора. Сабый шунда төн буе ята һәм һәлак була.

Бу хатын җинаятен яшерергә маташа, тик үзенең хәле китә. Икенче көнне ул хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар аның бала тудыруын ачыклый.

«Бала кая?» – дигән сорауга җавап кирәк була. Хатын барысын да сөйләп бирә.

Баласын үләргә калдырган хатын үзе берничә көн хастаханәдә яткан. Аны 8 ноябрьдә чыгарганнар. Хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли.

Әлеге хатын зур булмаган өйдә ире һәм баласы белән яши. Ул йөкле булуын яшергәнме, әллә якыннары белгәнме – хәзер моны тикшерүчеләр ачыклый. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 542

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.