Календарь

Ноябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:56, 11.11.2024

«Иделем акчарлагы»: ике яшь иҗатчы Гран-прига лаек булды

«Иделем акчарлагы»: ике яшь иҗатчы Гран-прига лаек булды

10 ноябрьдә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бинасында «Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Быел ике яшь язучы – Эльвина Миңнуллина («поэзия») һәм Фирүзә Бикбаева («проза») Гран-прига лаек булды. Аларның икесенә 10ар мең күләмендә премия тапшырылды.

«Иделем акчарлагы» - яшь язучыларга каләм көчләрен сынап карарга, үз фикерләрен җиткерергә, киләчәктә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итә торган әдәби конкурс. Быел конкурс ТР яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, ТР Язучылар берлеге һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел бәйгегә Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм Казахстанның Семей шәһәреннән поэзия, проза, драматургия номинацияләрендә 72 катнашучыдан 336 әдәби әсәр кабул ителгән.

Жюри тарафыннан иң шәп әсәр авторлары, елдагыча, «Волга» яшьләр үзәгенә 3 көнлек иҗади мәктәпкә чакырылган. Конкурска килгән эшләрне «Проза» номинациясендә – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов белән язучы-журналист, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, «Поэзия» номинациясендә – шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан китап нәшриятының Балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөхәррире Рифат Сәлах белән шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, «Драматургия» номинациясендә – әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог, филология фәннәре докторы, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире Әлфәт Закирҗанов белән язучы, драматург, Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музей мөдире Айдар Әхмәдиев тикшерде.

Узган ел белән чагыштырганда, быел конкурсның яшь категориясе күтәрелгән: «Иделем акчарлагын»да14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар катнаша алды. Шулай ук быел «Идел» яшьләр үзәге иганәчеләренең ярдәме белән бүләкләү фонды 20 000 сумны тәшкил иткән. Гран-при ияләренә 10ар мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, быелгы конкурсның тагын бер яңалыгы һәм үзенчәлеге – 3 көнлек иҗади мәктәптә беренче тапкыр остаз, жюри әгъзасы Галимҗан Гыйльманов катнашучылар белән яшәгән. Ул көн дәвамында һәр катнашучыны шәхси очрашуга кабул итеп, әсәрләрен анализлаган, иҗади очрашуларда алар белән актив катнашкан. Үзенең күзәтүенә таянып, соңгы ике елда әдәбиятка прозаиклар буыны килә, дигән нәтиҗәгә килгән:

- Минем өчен дә мондый формат беренче мәртәбә булды. Күпме конкурсларда жюри буларак катнашып та, бу рәвешле катнашучылар белән тәүлек буе аралашканым юк иде. Гадәти очрашуларда киңәш биреп китүдән файдасы күбрәк булды дип саныйм. Һәр катнашучы белән сөйләшкән саен үземә яңа дөнья ачтым, күпмедер дәрәҗәдә психолог та булдым. Узган елгы эшләр белән чагыштырганда, проза әйбәт дигән нәтиҗәгә килдем. Күпчелек әсәрләрне бүген үк бастырып була. Җиңүчеләрне билгеләгәндә баллар тигез барды, хәтта кайбер урыннарга икешәр кеше билгеләргә туры килде. Шуннан чыгып, әдәбиятка бер буын язучылар килмиме икән, дигән фикер туды. Катнашучылар арасында берничә ел рәттән килүчеләр бар. «Иделем акчарлагы» киләчәктә дә төрле формат куллануны дәвам итсә, катнашучылар ел саен артып торса, әдәбиятыбызның өметле киләчәге турында уйланырга җирлек булачак, - диде Галимҗан Гыйльманов.

«Поэзия» номинациясенең жюри әгъзасы Ленар Шәех быел килгән шигырьләрне сөенеп укыганын әйтте:

- Яшьләр арасында чын шагыйрь булып җитлеккән кешеләр бар. Шигърият һәрвакыт безнең халкыбызның күңелендә яши, әгәр бу юлда үзегезне табасыз икән – тукталмагыз, һәрвакыт алга гына барыгыз, - дип уңышлар теләп, җиңүчеләрне котлады.

«Драматургия» номинациясенең жюри әгъзасы Әлфәт Закирҗанов «Иделем акчарлагы»ның әдәби мохите сөендергәнен әйтеп узды:

- Очрашуга килгән жюри, кунакларның һәрберсе күңелемә якын кешеләр икәненә инанам. Чөнки монда үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша алган шәхесләр чакырыла. Билгеле, конкурска килгән һәр катнашучы язучы булып китми, оештыручылар андый максат куймый да. Ләкин иҗатчылар күңеленә әдәбиятка тартылу бар икән, бу инде матурлык һәм сафлыкка тартылу турында сөйли. Киләчәктә катнашучылардан әйбәт шәхесләр чыксын иде дигән теләктә калам, - диде ул.

Киләсе елда «Иделем акчарлагы» бәйгесенә 25 ел булачак. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта билгеле бер иҗатчылар буынын биләгән язучы-шагыйрьләр кайчандыр нәкъ менә әлеге бәйгедә катнашкан, Гран-прига лаек булганнар. Алар арасында Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Дания Нәгыйм, Булат Ибраһим, Рифат Сәлах, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев, Алмаз Мансуров, Ләйлә Фаяз, Миләүшә Гафурова, Энҗе Хөсәенова, Гөлзилә Фәхретдинова һәм башкалар бар. Иҗади мәктәп кысаларында кайберләре белән очрашулар да үткәрелде. Бәйгенең йомгаклау чарасында ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыков та катнашты – җиңүчеләрне бүләкләде һәм теләкләрен җиткерде:

- «Иделем акчарлагы» безнең өчен бик зур ышаныч, чөнки яшьләребез арасында татар телен, гореф-гадәтләрне саклауга, татар мәдәниятен үстерүгә этәргеч бирү – төп бурычларның берсе. Язучылар безгә әлеге юнәлештә зур ярдәм күрсәтәләр. Шуңа күрә мин сезгә бик зур рәхмәт белдерәм! Без «Идел» яшьләр үзәге белән тыгыз элемтәдә эшлибез, киләсе елда «Иделем акчарлагын» тагын да зурлап үткәрергә насыйп булсын! – диде министр.

«Иделем акчарлагы – 2024» бәйгесенең җиңүчеләре:

«Поэзия» номинациясе:

Гран-при – Эльвина Миңнуллина (Арча шәһәре)

«Проза» номинациясе:

Гран-при – Фирүзә Бикбаева (Саба районы)

«Поэзия» номинациясе:

14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Ләйлә Нуриева (Актаныш районы)

2 урын – Камилә Әхмәдиева (Балык Бистәсе районы)

3 урын – Хәнифә Халикова (Лаеш районы)

19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Зөһрә Рамазанова (Балтач районы)

2 урын – Рамазан Рахимҗанов (Әлмәт шәһәре)

3 урын – Мадияр Насыров (Казахстан, Семей шәһәре)

«Проза» номинациясе:

14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Азалия Халикова (Казан шәһәре)

2 урын – Исламия Халикова (Лаеш районы)

2 урын – Таңчулпан Гыйлаҗова (Теләче районы)

3 урын – Фирүзә Ибраһимова (Яңа Чишмә районы)

3 урын – Язилә Мозаффарова (Казан шәһәре)

19 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авторлар:

1 урын – Динә Сабирҗанова (Чувашия Республикасы)

2 урын – Гөлфия Галәветдинова (Арча районы)

3 урын – Лилия Галиуллина (Самара өлкәсе)

3 урын – Шамил Тимиров (Мәскәү өлкәсе)

«Драма» номинациясе:

2 урын – Индира Габдуллина (Казан шәһәре)

Кызыксындыру бүләге – Илсур Мифтахов (Әлмәт районы)

Источник: Intertat
просмотров: 552

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.