Календарь

Апрель 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:00, 11.11.2024

Эльвина Сабирҗанова, улын юксынып, «Язмыш җиле» дигән җыр чыгарган

Эльвина Сабирҗанова үзенең «Язмыш җиле» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

«Әлеге җырны мин улымны сагынып жырлыйм,ул бүгенге көндә армиядә хезмәт итә. Кемдер сугыштагы балаларын күз алдына китереп тыңлар. Бер тамашачым: «Минем улым һәлак булды, шул җырыгызны еламыйча тыңлап булмый, улымны юксынам», - дип язган иде.

Ә кемдер, бәлки, элекке мәхәббәтләрен күз алдына китерер.

Бик рәхмәтлемен җырның сүзләре һәм көй авторы Гөлнар Исхаковага. Алга таба тагын да матуррак, мәгънәлерәк жырлар булып торсын», - дип яза ул ВКонтакте сәхифәсенә.

Җырда:

«Суга төшәм, суда йөзәм,

Белмисез хәлләремне.

Йөрәгемдә ялкын сүнми,

Нишләргә соң әйт инде.

Сандугачтай сайрый-сайрый,

Кунарга тал эзләдем.

Парсыз калган аккош кебек

Өзгәләнә үзәгем», – дигән юллар бар.

Источник: Intertat
просмотров: 5012
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения